Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәт районында юлны капиталь ремонтлау: беренче этап төгәлләнде

Барлык эшләрне тулысынча 2027 елга тәмамлау планлаштырыла.

Татарстанның Әлмәт районында «Казан — Оренбург» төбәк трассасы участогына капиталь ремонтның беренче этабы төгәлләнде. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.

3 километрга сузылган юл катламын тулысынча алыштырдылар, туфракны ныгыттылар һәм асфальтның аскы катламын түшәделәр.

Бу күчмә проект. Киләсе елда ук икенче этап планлаштырылган — асфальт-бетонның өске катламын җәю. Алга таба ремонт тагын 3,9 километрга дәвам итәчәк. Барлык эшләрне тулысынча 2027 елга тәмамлау планлаштырыла.

Район хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, 2025 елда юл эшләре күләме рекордлы булган. Проектны гамәлгә ашыру Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев