Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәттә «Алабуга муниципаль районы мәдәнияте көне» узачак

Алабуга — бай тарихы һәм традицияләре булган уникаль шәһәр, һәм оештыручылар моны бөтен матурлыгы белән күрсәтергә әзер.

15 мартта 16:00 сәгатьтә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Алабуга муниципаль районы мәдәнияте көне» бәйрәм чарасы узачак. Бу вакыйга мәдәни алмашуга, мирасны саклауга һәм патриотизмны ныгытуга багышланган бәйрәм булачак.

Алабуга — бай тарихы һәм традицияләре булган уникаль шәһәр, һәм оештыручылар моны бөтен матурлыгы белән күрсәтергә әзер. Кунакларны районның иң яхшы вокаль-хореографик һәм бию коллективлары катнашында бай эчтәлекле концерт программасы, шулай ук «Алабуга-Арт» үзешчән иҗат конкурсында җиңүчеләрнең эксклюзив чыгышлары көтә.

Мәдәният сарае холлында күргәзмә-ярминкә оештырылачак, анда Алабуга предприятиеләре, фермер хуҗалыклары продукциясе һәм җирле осталарның уникаль әйберләре белән танышырга мөмкин булачак. Керү ирекле. 

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев