Алтын медаль һәм өч рекорд: алабугалы триумфы
Алабуга студенты Рәниф Рәхмәтуллин Удмуртия чемпионатында спорт батырлыгы күрсәтте: Татарстанның өч рекордын яңартты.

Узган ялларда Ижауда Россиянең спорт мастеры Владислав Герасимов истәлегенә пауэрлифтинг буенча Удмуртия Республикасы Чемпионаты узды, анда КФУның Алабуга институты студенты Рәниф Рәхмәтуллин искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Чемпионатта төрле авырлык категорияләрендә барлыгы 53 спортчы катнашты. Яшүсмерләр арасында 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә ул бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Классик өч төр ярышта спортчы алтын медаль отты. Моннан тыш, ул Татарстан Республикасының өч рекордын куйды: штанга белән чүгәләүдә (190 килограмм), штанганы идәннән күтәрүдә (202,5 килограмм) һәм өч төр ярыш суммасы (515 килограмм). Яңа уңыш аның җиңүләр сериясенең дәвамы булды — спортчының бүләкләр коллекциясен Татарстан беренчелеге алтыны һәм Чувашия Кубогы бизи.
— Яңа рекордлар кую бик сөендерә, әлбәттә, — дип елмая спортчы. — Конкуренция көчле иде. Көндәшләрнең һәркайсы җиңүгә дәгъва итә ала иде, шуңа күрә бу медаль минем өчен аеруча кадерле.
Рәниф пауэрлифтинг белән 2020 елдан, икенче курстан бирле шөгыльләнә.
— Безнең институтта әлеге спорт төре секциясе барлыгын белдем — йөри башладым һәм миңа бик ошады, — дип искә ала спортчы. Шул вакыттан аның тормышы үзгәрә: катгый график, үз өстендә даими эшләү һәм яңа биеклекләргә омтылу. Спортчы әйтүенчә, ярышлар ел буе бара, шуңа күрә ял итәргә вакыт юк.
Аның уңышларында төп рольне, әлбәттә, остазы — Татарстан Республикасының атказанган тренеры Олег Разживин уйный.
— Рәниф — хезмәт сөючән һәм үзенә карата бик таләпчән спортчы. Хәтта каникул вакытында да, җәй көне, ул тренировкаларны калдырмый. Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә теләсәң, әлбәттә, озак ял итәргә ярамый, — ди тренер.

Чемпион өчен якыннарының ярдәме дә мөһим.
— Туганнарым минем җиңүләремә һәрвакыт шатлана, минем өчен борчылып торалар. Бу, әлбәттә, көч бирә. Ярышларда үзем өчен генә түгел, алар өчен дә көрәшәм, — дип таный Рәниф.
Җитди казанышларга карамастан, спортчы әлегә туктарга җыенмый. Аның төп максаты — Россиянең спорт мастеры исемен яулау. Көз көне ул Татарстан Республикасы Чемпионатында чыгыш ясарга планлаштыра.
Рәниф Рәхмәтуллинның җиңүләре — үҗәтлек, дисциплина һәм үз эшеңә мәхәббәтнең нәтиҗәсе. Район үз чемпионы белән хаклы рәвештә горурлана һәм аның яңа җиңүләрен түземсезлек белән көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев