Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Әни булу — зур бәхет: «Ана даны»на лаек булган гаилә тарихы

Әниләр көне уңаеннан без Морт авылында яшәүче күп балалы әни, шагыйрә һәм уңышлы хуҗабикә белән аралаштык, аның гаиләсе күптән түгел «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

Морт авылында зур һәм тату Хуҗиннар гаиләсе яши. Гөлнара белән Илнар биш бала тәрбиялиләр: Азамат (19 яшь), Салават (14 яшь), Сөмбел (11 яшь), Искәндәр (9 яшь) һәм Таңсылу (5 яшь). Аларның йорты һәрвакыт балалар көлүе һәм иҗат белән тулы. Күптән түгел гаилә мактаулы бүләк — «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Бәйрәм алдыннан без Гөлнара белән аның шундый матур тормыш алып баруының сере нәрсәдә икәнлеге турында сөйләштек.

Мондый зур гаиләдә сезнең иртәгәгез нәрсәдән башлана?

Безнең иртә шулай башлана: иртән торабыз, урын-җирләрне җыябыз, иртәнге аш ашыйбыз. Балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына илтеп куярга кирәк. Аннары ирем белән казлар янына, кош-кортлар янына чыгып китәбез. Аларны да ашатасы, эчертәсе, асларын җыярга кирәк бит.

Сезнең өчен әни булу нәрсә ул? Шундый тату команда тәрбияләүнең төп сере нәрсәдә?

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны әни булыр өчен яраткан. Балалар безгә әманәт итеп бирелә. Без аларны ашатып, эчертеп, киендереп, дөрес тәрбия биреп, тормыш итә алырлык итеп үстерергә тиешбез. Минем максатым да нәкъ шундый. Көнемне балалар белән күбрәк үткәрергә тырышам. 

Без балалар белән төрле кичәләрдә, бәйгеләрдә, марафоннарда катнашып торабыз. Гаиләбез бик тату, Аллага шөкер. Моның сере юктыр, дип уйлыйм инде мин.

Сезнең гаилә «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Бу бүләк сезнең өчен нәрсә аңлата?

Әлеге медаль балаларны тәрбияләүдәге казанышлар өчен бирелә. Аны алу өчен җитди тикшерү узарга кирәк: комиссия балаларның нинди шартларда яшәвен, уку һәм ял итү өчен барысы да бармы-юкмы икәнен тикшерә. Бу «бүләк» кенә түгел — бу безнең зур хезмәтебезгә бәя.

Мин әлеге бүләкне Рәис Рөстәм Миңнеханов кулыннан алуым белән чиксез горурланам. Димәк, мин дөрес юлдан барам, дөрес яшим, балаларымны дөрес тәрбиялим. 

Беренче тапкыр әни булган көнне хис-кичерешләрегезне хәтерлисезме?

Әлбәттә, хәтерлим. 19 ел вакыт үтеп китсә дә, ул көннең һәр минуты, һәр секунды исемдә. Әни буласы килү, бала сөясе килү теләге миндә бик зур иде. Беренче сабыемны кулыма алгач, күңелдә тулган хисләрне әйтеп бетереп булмый. Ул шундый тәмле исле, шундый сөйкемле, кап-кара чәчле, кап-кара күзле, зур бала иде...

Биш бала анасы буларак, мин горурлык хисе кичерәм. Кайвакыт үз-үземә ышанмыйм: «Бу балалар барысы да минекемени?» дип уйлыйм. Тормыш шулай тиз уза... Беренче улым инде эшли, һәм без аны һәр ял саен сагынып көтәбез. Иң зур бәхет — барлык балалар да өйдә булганда.

Үзегезнең хуҗалыгыгыз турында сөйләгез әле. Эшләр ничек бүленгән?

2017 елдан казлар үрчетәбез. Бу тулы цикл: инкубатор, сую, эшкәртү. Итне каклап та, ыслап та сатабыз, туйларга һәм никахларга әзерләп, матур итеп бизәп бирәбез.

Бездә «синең» яки «минем» эшкә бүленеш юк. Барысын бергә эшлибез. Балалар мәктәптән кайталар, ял итәләр һәм безнең янга ярдәмгә чыгалар: кемдер казларны саклый, кемдер су ташый, кемдер кычыткан җыя. Балалар — безнең төп ярдәмчеләребез.

Хезмәтне тәрбия чарасы буларак кулланабыз. Авыл баласы кече яштән үк эшләп үсә, мәсәлән, безнең 5 яшьлек кыз җәй көне инде каз саклый. Үзе агач утырткан бала беркайчан да чит агачны сындырмаячак. Хайваннарны карап, тәрбияләп үскән бала яхшылыкка өйрәнә, җан ияләрен кыерсыта алмый. Хезмәт аша без балаларда мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, матурлыкка соклана белү кебек сыйфатларны үстерәбез. Без аларны киләчәк тормышка әзерлибез. Баланы мәҗбүр итеп эшләтергә ярамый. Ул үзенә тапшырылган эшнең әһәмиятен аңларга тиеш. Авыр эштән соң, балалар аларны күңелле ял көтеп торганын белә. Эшләр беткәч, я бассейнга алып барабыз, я уен залына, кинога, боз сараена.

Ни өчен сез нәкъ менә авыл тормышын һәм хуҗалык алып баруны сайладыгыз?

Хөкүмәт эшендә иртәдән кичкә кадәр эштә булырга туры килә. Ә балаларга игътибар кирәк: кемнедер түгәрәккә илтеп куярга, кемнедер бассейнга, кемнедер дәресләргә. Үз эшең көнне үзеңчә планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Тагын бер сәбәп — без балаларыбызның чиста, үз продуктларыбыз белән туклануын телибез. Авыл хуҗалыгы безнең өчен — бизнес кына түгел, ул тәрбиянең бер өлеше.

Сез шигырьләр язасыз. Бу сезнең юанычмы?

Шигырьләр язу — минем күңел халәтем. Мин балачактан язам. Мәктәптә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенә 1нче сыйныфтан бирле йөрдем. «Татарстан яшьләре» газетасында яшь хәбәрче булып, штаттан тыш хәбәрче булып эшләп алдым. Балаларыбыз да шигырьләр дә, мәкаләләр дә яза. Конкурсларда катнашалар. Ул язмаларны да горурлык белән укыйм. Аларның язмаларын «Ялкын», «Сабантуй» журналларына даими җибәреп торабыз. Алар үз иҗат җимешләрен газета битләрендә күргәч, бик сөенәләр.

Ничек сез барысына да җитешәсез: әни, хуҗабикә, шагыйрә...? Үзегез өчен вакыт табасызмы?

Хәзер мин бу рольләргә җайлаштым инде. Авыр түгел. Ләкин бөтенесенә дә җитешеп бетеп булмый, анысы сер түгел. Үземә бик ошый бу рольләрне башкару. Тик ничек кенә эш күп булса да, көн дә бер сәгать булса да вакытны үземә багышлыйм. Чөнки ансыз мөмкин түгел. Әзрәк ял итеп алу шулай ук бик кирәк: китап укыйм, шигырьләр язам, мәкаләләр язам.

Балалар йөрәгеннән чыккан сүзләр

Сөмбел: Әнием шундый матур! Гел шат күңелле, һәрвакыт елмаючан. Әнием бар эшкә дә оста. Алар әтием белән казлар үстерәләр, ә без аларга булышабыз. Әниемнең пешергән ашлары ашап туйгысыз. Без авырганда, дәвалый, иркәли."

Искәндәр: «Җир йөзендә булган әниләрдән иң матуры, иң ягымлысы — ул минем әнидер. Әни безне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый, чиста урын-җиргә яткырып йоклата. Минем әни барын да эшли ала. Арган булса да безне ярата, иркәли. Әнине сөендерер өчен тырышып укыйм, аңа ярдәм итәм. Мин әниемне бик яратам.»

Сез кызларга, булачак әниләргә һәм инде әни булганнарга нинди киңәш бирер идегез?

Булачак әниләргә һәм яшь кызларга киңәш: курыкмагыз! Күбрәк бала табыгыз, бер-ике бала белән генә тукталмагыз. Без еш кына куркабыз: ничек үстерербез, барысы да шулкадәр кыйммәт бит. Әмма ышанырга кирәк: бала тугач, Аллаһы Тәгалә аңа гомерлек ризык та җибәрә. Балалар — безнең тормышыбызның бизәге, алардан башка күңелсез.

Ә барлык әниләргә мин һәркайсыбыз исән-сау булсын, үз балаларын үстереп аякка бастыра алсын дип телим. Бәхетле булыйк, сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев