Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәннәт әниләрнең аяк астында

Җәннәт әниләрнең аяк астында, диләр. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Әниләр балалары өчен барысын да эшләргә әзерләр. Алар безне кайгырталар, тәрбиялиләр, кирәк булса саклыйлар да, яклыйлар да.

Минем әнием Фаттахова Розалия дә — шундый әниләрнең берсе. Ул 1959 елның көзендә Гөлбану һәм Сәләхетдин Низамовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әниемнән соң әби белән бабайның бер-бер артлы тагын 4 кызлары туа. «Әти белән әни ятим бала булганнар. Әби-бабайларыбыз юк. Өлкән балалар булгач, сеңелләребезне карау безгә — апа белән миңа төшә иде. Әнине эштән калдырмыйлар. Ул эштә вакытта ничек торганбыз, хәтерләмим. Миңа 10 яшь тулганда, кечкенә сеңлем туды. Аңа ничек имезлек каптырганым, бишек җырлары җырлаганым бүген дә истә. Әти апа белән безне печән әзерләгәндә дә, утын кискәндә дә үзеннән калдырмады. Мин әтиемнең яраткан кызы идем. Ул мине әллә яратып, әллә малае булмаганга, «минем малайшам» дип йөртте. Мәктәптә укыганда үсә төшкәч, әти-әнигә ярдәм булсын дип, ындыр табагында эшли идек. Урак беткәч, 6 чакрым йөреп, гөлҗимеш җыя, китап-дәфтәрлек акча эшли идек. Болын тулы бала-чага була иде. И күңелле иде шул вакытлар. Бу елларны сагынып искә алам», — дип сөйли әнием.

Уньеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, әнием Чаллыга юл ала. 47нче училищега штукатур-малярга укырга керә. Аны тәмамлагач, 1980 елны әниемнәрне төркемнәре белән Мәскәүгә Олимпиадага әзерлеккә җибәрәләр. Шул вакытта каты авырып, бабай үлеп китә һәм Гөлбану әбиемә якынрак булу өчен, өч айдан әнием Чаллыга кире кайта һәм заводка эшкә керә. Шәһәрдә 5 ел эшләгәч, әнием туган авылына кайта. 1982 елны авыл егете Нургали белән тормыш башлап җибәрәләр. Әтиебез Мәчтүрә әбинең бердәнбер малае иде, өч ел элек гүр иясе булды, урыны оҗмахта булсын. «Җир кешесе иде, кырда эшләргә яратты», дип искә ала әнием.

Әнием бер эштән дә курыкмый. Әтием комбайнда эшләгәндә ярдәмчесе булмагач, әнием комбайнчы ярдәмчесе булып, өч ел эшли. Әтиебез кызу кеше иде, аңа бар нәрсә тиз булсын. «Комбайнның берәр җире ватылса, әтиегез ачкыч сорый. Алып киләм, юк, бу түгел, ди. Шулай 2-3 тапкыр кыр корабы янына килгәч һәм аңа менеп тә төшкәч, булмый дип, янчыгы белән йөрттем. Эшлисе килә бит. Куып кайтармасын дип тырыштым, ярата идем үзем дә кыр эшен. Ул икеле волоклар әйләндерүләр дисеңме, анда ашлык күп бит», — дип көлеп искә төшерә әнием. Ул чагында бала карарга әниемә дәү әбиебез Галимә булыша. Әнием бүген дә аңа бик рәхмәтле.

Кайнанасы урынына сыер да сава ул. Аннан соң мәдәният йортына идән юучы булып эшкә урнаша. Анда 30 ел эшләде, биш ел әнием директор вазифасын да башкарды. Әле шул вакытта иртәнге 8гә чаклы хуҗалыктан сөт тә җыйды, аннан соң клубка эшкә йөгерде. Ул чорда әти-әниемнең балалары — без өч малай идек инде. Хәзер әнием лаеклы ялда, ләкин тик торганы юк: сыер асрый, үрдәк, чебешләр үстерә, тутырып бакча утырта. Бертуганнарым Ильяс белән Илфат гаиләләре белән Алабугада яшиләр. Әниемнең 4 оныгы бар. Ул киленнәрен дә безне яраткан кебек якын итә, аларга исемнәре белән түгел, һәрвакыт «кызым» диеп кенә эндәшә.

Без барыбыз да көзне көтеп алабыз, бигрәк тә октябрь аен, чөнки ул безгә әниебезне — Фаттахова Розалия Сәләхетдин кызын бүләк иткән. Гомер бәйрәме алдыннан әниебезгә сәламәтлек, әле безне сөендереп, озын-озак еллар яшәвен телибез. Балаларың гына түгел, сиңа оныкларың хөрмәтен дә күрергә, туйларында утырырга насыйп булсын. Без сине яратабыз һәм сиңа бик рәхмәтлебез һәм мин рәхмәтемне бик яраткан, ләкин авторы билгесез шигырь юллары аша белдерәм:

Миңа гомер биргән өчен,
Кадерләп үстергән өчен, 
Назлы карашлары өчен,
Пешергән ашлары өчен,
Йөрәк җылылары өчен,
Шәфкатьле куллары өчен,
Барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, әнием.

Нияз Фаттахов
Рәсимә Сибәгатуллина

Редакциядән: 2024 ел — илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә — кеше тормышында иң мөһим, иң кадерле төшенчәләрнең берсе. Без әти-әниләребезгә тормыш биргәннәре, үстереп кеше иткәннәре өчен гомеребез буе рәхмәтле булачакбыз. Гаилә елы уңаеннан газетабызда «Рәхмәт хаты» проекты дәвам итә. Бу язма — әлеге проект кысаларында килгән чираттагы Рәхмәт хаты. Кадерле укучыларыбыз! Сезне дә әлеге җылы проектка кушылырга чакырабыз. Әти-әниләрегез турында җылы сүзләрегезне, истәлек-рәхмәтләрегезне язып безгә җибәрегез. Рәхмәтләребез аларга дога булып барсын, күңелләрен җылытсын.
Хатларны new-kama@ bk.ru электрон почтасына җибәрергә, яки 8-903-319-25-74 телефонына ватсап аша юлларга була.

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев