Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Апрельдә 82 мең татарстанлы арттырылган социаль пенсиясе алачак

Әлеге исемлеккә хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, ятим балалар һәм башкалар керә.

Узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, социаль пенсияләрне индексацияләү ел саен 1 апрельдә башкарыла.

«2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү 7,7 процент дәрәҗәсендә планлаштырылган иде. Узган ел Президентның яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр шулай ук 8,6 процентка индексацияләнә», — дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.

Татарстанда апрель ае индексациясе якынча 82 мең социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучыга кагылачак. Болар — хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән кешеләр, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә яраксыз әгъзалары.

Социаль пенсияләрне алучылар исемлегенә төрле шартлар нигезендә иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажына ия булмаган гражданнар, туендыручысын югалтучылар, тулы ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары билгеле булмаган балалар да керә. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев