Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Апрельдән Россиядә социаль пенсия күләме арта

Бу үзгәреш 4 миллион кешегә кагыла.

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрнең күләме 8,6 процентка арта. Үзгәреш илнең 4 миллион кешесенә кагыла.

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева шул хакта сөйләгән, дип яза «Прайм» агентлыгы.

Эксперт аңлатуынча, инвалид балаларга да социаль пенсия түләнә. Шулай ук кайбер гражданнар, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби травмасы булган инвалидлар да берьюлы ике түләү ала.

Григорьева сүзләренчә, мондый пенсияләр 1 апрельдән даими рәвештә индексацияләнә. Ул алдагы ел өчен яшәү минимумы артуны исәпкә алып башкарыла. Башта әлеге түләүләр 7,7 процентка индексацияләнер дип көтелсә дә, аннары Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча күрсәткеч 8,6 процентка кадәр арттырылды, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев