Атна ахырына Татарстанда аномаль эсселекне чагыштырмача салкынча һава торышы алыштырачак
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
Татарстанда бу атна ахырына аномаль эсселектән соң температураның түбәнәю көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең фаразында шулай диелә.
Чәршәмбе, 23 апрельдә, төбәк контраст атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак. Төнлә +4..+9 градус булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градус, ә көньякта һәм көнчыгышта +26 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
Пәнҗешәмбе, 24 апрельдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз кала, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез исә +22..+27 градус тәшкил итәр дип көтелә.
Шуннан соң Татарстан территориясенә салкынча һава массалары йогынты ясый башлаячак. Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 25 һәм 26 апрельдә, республика буйлап атмосфера фронтлары узганда кыска вакытлы яңгыр яварга, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градустан да югары күтәрелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев