«Август-Алабуга» компаниясе «Йолдызлык» үзәгендә Химиклар көнен бәйрәм итте
Традиция буенча бәйрәм кысаларында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Химиклар көненә багышланган тантаналы чара узды, анда «Август-Алабуга» заводы хезмәткәрләре, мәртәбәле кунаклар һәм компаниянең партнерлары җыелды.

Барлык катнашучыларны бәйрәм белән заводның генераль директоры Владимир Алин котлады:
«Кадерле коллегалар, дуслар, августчылар, кунаклар, сәламлим сезне! Һәрвакыттагыча, бу май көннәрендә без үзебезнең җитештерүгә йомгак ясыйбыз. Без, ниһаять, «Август» компаниясенең икенче заводында — полимер заводында төзелеш эшләрен төгәлләдек. Без, һәрвакыттагыча, барыбыз бергә тырышып эшләдек, җитештерүне яхшырттык. Рәхмәт сезгә! Барыбызны да Химиклар көне белән котлыйм!»
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Казан филиалы директоры урынбасары, «Альфа — страхование» АҖ Медицина Иминияте блогы җитәкчесе Алинә Низамова һәм «Йолдызлык» балалар бакчасы мөдире Элла Алина бар иде.

«Йолдызлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунаклар өчен иҗади номер әзерләделәр, шулай ук «Август-Алабуга» заводы сурәтләнгән картина бүләк иттеләр.

Традиция буенча бәйрәм кысаларында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Һөнәри казанышлары һәм компания үсешенә керткән өлешләре өчен хезмәткәрләр Рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм матур концерт номерлары белән тәмамланды. Котлаулар белән Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева чыгыш ясады, кунакларга онытылмаслык музыкаль мизгелләр бүләк итте.

«Август-Алабуга»да Химиклар көне җылы, бәйрәм рухында узды, Россиянең химия тармагы үсешенә өлеш кертүчеләрне берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев