Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Автоюрист машина йөртүчеләргә янаган 180 мең сумлык штраф турында кисәтте

Бу хакта автоюрист Лев Воропаев «РИА Новости»га сөйләгән.

Юлда хайван бәрдерү закон ягыннан дәүләткә зыян китерү буларак бәяләнә, моның өчен машина йөртүчеләргә зур штрафлар яный. Бу хакта автоюрист Лев Воропаев «РИА Новости»га сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

«Юл-транспорт һәлакәтендә зыянланган кыргый хайван — дәүләткә зыян салу булып тора, һәм шофер моны компенсацияләргә тиеш. Штраф күләме хайванның төренә, бәрелешү шартларына карап төрле була ала, — ди автоюрист Лев Воропаев. — Бу сумма 100 сумнан 180 меңгә кадәр булырга мөмкин, ә бәрдерелгән хайван Кызыл китапка кертелгән очракта, сумма 5-7 тапкыр арта».

Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге хисабы буенча, 2023 елда хайван бәрдерү иң авыр нәтиҗәле юл-транспорт һәлакәтләре исемлегенә кергән. Бер ел эчендә хайваннар белән бәрелешүдән үлүчеләр саны 13,6 процентка арткан — 734 һәлакәттә 92 кеше һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев