Автомобиль төтеннәренең агулы составын ничек киметергә?
Автомобиль чыгарган төтеннәрдә пычраткыч матдәләр рөхсәт ителгән күләмнән артып китмәсен өчен, үз вакытында техник карау узарга һәм машинаны ГОСТ нигезендә эксплуатацияләргә кирәк.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Илдар Шакрамов хәбәр иткән.
«KIA автомобильләре хуҗаларына биш ел узгач (гарантия гамәлдән чыкканнан соң) автосервисларда катализаторны алырга киңәш ителә, чөнки ул төтен чыгаруга йогынты ясый торган төп элемент. Әгәр без аны алабыз икән, автомобиль чыгарган төтеннәрнең күләме күп тапкырлар артачак. Шуңа күрә моны эшләргә ярамый», — дип ассызыклаган ул.
Шакрамов шулай ук машина хуҗаларына машиналарны экологик чиста яки газ-мотор ягулыгына күчерергә киңәш иткән.
Татарстанда «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы тәмамланды. Ул «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Ел саен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ТР ЮХИДИ белән берлектә, Ә 2024 елдан — Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә юл-патруль хезмәте постларында профилактик рейдлар үткәрә.
Тикшерүләр махсус җиһазлар — газ анализаторлары һәм төтен үлчәү приборлары ярдәмендә башкарыла. Төтеннәренең агулы составы тиешле норманы узып киткән автотранспорт чаралары ияләре белән аңлату эшләре алып барыла, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев