Авыл һәм шәһәр волонтерлары уртак эш хакына берләште
Алабуга районының Танайка авылында ике волонтерлык хәрәкәте — «Танайка своих не бросает» авыл берләшмәсе һәм Роман Епанешников җитәкчелегендәге «Молодая Гвардия» берләшмәсе очрашуы узды.
Алабуга районы гуманитар бергәлеге — Татарстанда иң бердәм җәмгыятьләрнең берсе, һәм моны хәтта республика башкаласында да билгеләп үтәләр.
Авылдан фронтка ярдәм
«Танайка своих не бросает» хәрәкәтен оештыручы Розалия Косолапова 2022 елның сентябрендә ике улын хезмәткә озатуын искә төшерә.
— Башта без ничек ярдәм итәргә белмәдек. Ләкин улларым фронтка киткәч, беренче үтенеч — тепловизор кирәк булды. Волонтерлар юк иде әле, һәм мин бары тик Интернетта пост яздым. Авылдашлар җавап бирде: акча, әйберләр китерделәр. Сумманы тиз җыйдык, прибор сатып алдык һәм җибәрдек, — дип сөйли Розалия.
Шунда авыл халкы үз егетләренә яклау кирәклеген аңлый. Һәм эшне башлап җибәрәләр.
— Волонтерлардан тәҗрибә алырга бардык, тәэмин итүчеләр таптык. Наталья Рябушева безгә бик ярдәм итте. Бина бүлеп бирделәр, ир-атлар станоклар куйдылар — шулай итеп 2023 елның февралендә барысы да башланды, — ди Розалия.
Хәзер хәрәкәттә 30 кеше. Беренче катта волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр (инде өч станок эшли), икенчесендә — толстовкалар тегәләр һәм сугышчылар өчен коры душ ясыйлар.
«Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез»
Ольга Лойчик хәрәкәткә пенсиягә чыккач кушылган.
— Монда хатын-кызларның җыелганын белгәч, армия душын ясарга булдым — аның өчен бераз су кирәк, ләкин юынырга җитә. Шулай ук оекбашлар бәйлим һәм толстовкалар тегүдә катнашам. Аларны Резеда Үзбәковна тегә — инде 80 нән артык җитештердек.
Үзлегеннән тегүче Резеда Шакирова элек кул эшләре түгәрәге алып барган.
— МХО башлангач, осталыгымны игелекле эшкә кулланырга булдым. Кул эшләре белән соңыннан да шөгыльләнербез, — ди ул.

«Дога белән үрелгән челтәрләр»
Татьяна Косолапова — мобилизацияләнгән егетнең әнисе. Аның улы 2022 елның сентябрендә хезмәт итәргә киткән. Пенсиягә чыккач, Татьяна монда эшкә килгән кебек килә.
— Без бик борчылабыз. Челтәрләрне дога белән үрәбез. Бу хәвеф бер генә минутка да бетми, — дип уртаклаша ул. — Улыбызны кочаклау, иркәләү өчен ялга көтәбез... Алар шундый алҗып кайталар...
Бер ел элек сугышта күрше малай — аның улының дусты һәлак булган.
«Абый фронтта — димәк, мин дә ярдәм итәчәкмен»
Очрашу вакытында иң актив ярдәмчеләрне — мәктәп укучыларын бүләкләделәр. Алар арасында 13 яшьлек Арсений Карпов та бар. Аның абыйлары — фронт сызыгында.
— Без әни белән гуманитарка алып киләбез, әйберләр, газ баллоннары сатып алабыз. Вакыт табылганда челтәр үрергә ярдәм итәбез, — дип сөйли малай.
Танайка ветераннар советы рәисе Екатерина Морковкина барлык халыкка рәхмәт белдерде:
— Сездән башка берни дә барып чыкмас иде.
«Без — бер команда»
«Молодая Гвардия» һәм «Мы Вместе» гуманитар штабы җитәкчесе Роман Епанешников волонтерлык хәрәкәтләренең үсүенә шатлана. Элек волонтерлар ялгыз эшли иде, хәзер — бердәм команда.
— Без бер-беребезгә йөрибез, идеяләр белән алмашабыз, проблемаларны бергә хәл итәбез. Бу безнең яңа яхшы традиция, — дип елмая Роман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев