Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә: Татарстанда кем ала ала

Пенсиянең база өлешеннән 25%. 2025 елда бу өстәмә түләү аена 2 226 сум 93 тиен булачак.

Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсияләренә өстәмә алырга мөмкин. Ул кемгә тиеш — «Татар-информ» материалында.

Әгәр сез авылда яшәп, сезнең рәсми эшегез юк икән һәм авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгәнсез икән, сезгә пенсиягә өстәмә түләү каралган.

Бу күпме?

Пенсиянең база өлешеннән 25%. 2025 елда бу өстәмә түләү аена 2 226 сум 93 тиен булачак.

Төп шартлар:

  • Авылда яшәү.
  • Рәсми рәвештә эшләмәү.
  • Авыл хуҗалыгында 30 ел стаж булу.

Хәтта пенсионер авылдан шәһәргә күчсә дә, ул рәсми эшкә урнашканчы өстәмә акча алуын дәвам итәчәк.

Икенче яктан, бу өстәмә үз хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авыл җиренә яшәргә күченүчеләргә каралмаган.

Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләү чоры кертелә.

Әлеге өстәмә түләүгә хокук бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек бар. Алар арасында — механизаторлар, агротехниканы ремонтлау буенча белгечләр, агрономнар, ветеринария табиблары, балык үрчетүчеләр һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев