Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Авылым әниләре

Әниләр көнен Дөм-Дөм авылында рәсми датадан бер атна алдан билгеләп үттеләр. 22 ноябрьдә җирле мәдәният йортында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде, анда яшь әниләрне дә, тәҗрибә туплаган күп балалы әниләрне дә, армиядә хезмәт итүче улларын көтүче әнкәйләрне дә хөрмәтләделәр.

Рәсәйдә Әниләр көне 1998 елдан Рәсәй президенты Борис Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында № 120 «Әниләр көне турында» Указы буенча билгеләп үтелә. Бәйрәм һәр елны ноябрьның соңгы ял көнендә үткәрелә. Быел ул 30нчы ноябрьга туры килә. Ә Дөм-Дөм авылында бәйрәмне бер атна алданрак — 22 ноябрьда билгеләп үттеләр.

Бәйрәм кичәсе авылның Мәдәният йортында узды һәм «Авылда бер көн» дип аталган сәхнәләштерү (авторы Нәбиуллина Сөмбел) белән башланып китте. Аннан соң тамашачыларга «Бәйрәм белән, әниләр» дип аталган видео тәкъдим ителде. Ул авылыбыз әниләренең балалары белән бергә төшкән фотоларыннан бик матур итеп ясалган, ә залда әниләргә багышланган китаплардан китапханәче Ибениева Венера бай күргәзмә оештырган иде. Авылыбыз үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм беренче иң өлкән әниләрне котладылар. Алар безнең авылда 6 әни. Низамова Гөлбануга 94 яшь, Сибәгатуллина Рәйфәгә 91 яшь, Гәйнетдинова Гүзәлия белән Шәяхмәтова Кәүсәриягә 88 яшь, Шәкүрова Сәлимәгә 87 яшь, Сабирова Рәмзиягә 86 яшь. Алар барысы да күп балалы әниләр дә әле. Гөлбану әби, яшьли тол калып, 6 кыз баланы аякка бастыра. Рәйфә әбигә дә, язмыш сынавыдыр, 4 баланы үстерү вазыйфасын үзенә генә башкарырга туры килә. Гүзәлия әби 3 балага тормыш бүләк итә, яшьли ирен, кече улын югалту кайгысын эченә йотып, тормышын калган ике баласына багышлый. Кәүсәрия әби 4 бала әнисе булса, Рәмзия әби — 3 бала әнисе. Ә Сәлимә әби баһадирдай 3 ир балага тормыш бүләк итә.

Яшьрәк буын әниләре арасында да, сөенечкә, күп балалы әниләребез бар. Имашева Тәгъзимә апа 6 бала, Нәҗметдинова Флүсә апа 5 бала, Әхмәтҗанова Зифа апа, Әмирханова Рәхилә, Якунина Галина, Хадиуллина Айгөл — 4 бала әниләре.

Хәзер өч балалы гаиләләр дә күп балалы гаилә булып санала. Мактауга лаек ул әниләребезне дә атап үтәсе килә: Хадиуллина Рүзилә, Абдуллова Айсылу, Дәминова Миләүшә, Хәбибрахманова Гөлсәрия (3 кыз), Хасанова Мәдинә, Гатауллина Рәйсә, Шәяхмәтова Гөлфара, Хадиуллина Татьяна, Хуҗина Гөлфирә, Фаттахова Розалия (3 малай), Бәдретдинова Наимә, Закирова Оркыя, Сираҗетдинова Җәүһәрия, Фәхретдинова Майфруз (3кыз), Гәлиева Ләлә, Гәлиева Ландыш (3 малай), Солтанова Гөлнара, Гәрәева Дәния (3 кыз), Сафиуллина Алсу. Ә авылыбызда бүгенге көндә яшәүгә карап, ирекле исәпләү буенча (рәсми рәвештә теркәү буенча түгел) 65 әни яши.

Кичәнең бер өлеше солдат әниләренә багышланган иде. Сибәгатуллина Рәйфә әбинең кече улы Фәнүс Әфганстанда хезмәт иткән. «Бервакыт улымның 3 айлап хаты килмәде: йокым йокы, ашым аш булмады», — дип искә ала ул. Ул вакытта Морттан почта алып кайтучы да, хат өләшүче дә Нәҗибә апа Гәлимуллина булган. «Нәҗибә ападан көн дә хат сорап аптыратканмындыр инде. Улымның хаты килгәч, иртәгесе көнне дә көтмичә, хатны төнлә алып килеп бирде,» — ди. Ә хәзер Рәйфә әби инде Фәнүсенең улын — оныгының армиядән кайтуын көтеп яшәде. Сабирова Фиданиянең улы Самат, Сибәгатуллина Гөлнурның улы Фәннүр быел, барыбызны да сөендереп, Ватан алдындагы бурычларын үтәп, әниләре янына әйләнеп кайттылар. Ә Хәбибуллина Әнисәнең улы Искәндәр — солдат хезмәтендә. Әнисә әле — солдат әнисе, көн дә түземсезлек белән солдат улының шалтыратуын көтә. Хәзер бит инде араларны конверт белән салган хатлар түгел, шалтыратулар якынайта. Сиңа, Әнисә, шалтыратулар тоткарлыксыз килеп торсын дигән теләктә калабыз. Солдат әниләре арасында олы хөрмәткә лаек тагын бер әниебез — ул Закирова Оркыя. Уллары Ирек, беренче көннән башлап, махсус хәрби операциядә катнаша. Бу инде тыныч шартларда ил чикләрен саклау гына түгел икәнен барыбыз да аңлыйбыз: бик кызганыч, күпме гомерләр өзелә... «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән улың өчен горурлану белән бергә, төннәрен йокламыйча, көн туды исә балаңның исәнлеген уйлау, хәбәр көтү өчен күпме көч, күпме сабырлык кирәк икәнен башына төшкән ана үзе генә белә. Ватанпәрвәр ул тәрбияләп үстергән өчен, Оркыя ханым, Сезгә һәм барлык солдат әниләренә мең-мең рәхмәт.

Кичә барышында тамашачылар Әниләр көненең тарихы белән дә таныштылар. Әниләр көне — халыкара бәйрәм һәм ул төрле илләрдә төрле вакытта үткәрелә. Мәсәлән, АКШта, Германиядә, Италиядә һәм калган күп кенә илләрдә майның икенче ял көненә туры килә. Мексикада — 10 майда, Норвегиядә февральнең икенче ял көнендә, Египетта, Сириядә һәм калган гарәп илләрендә көн белән төн тигезләшкән көндә — 21 мартта үткәрелә. Ә бездә бәйрәмнең тарихы Рәсәй империясенә барып тоташа. Ул Петроград скаутлары, ягъни эзләнүчеләре инициативасы белән барлыкка килә һәм беренче тапкыр 1915 елның 1 декабрендә үткәрелә. 1998 елдан һәр елны билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы — күгәрчен күзе чәчәге (зәңгәр) тугрылык һәм риясыз мәхәббәтне аңлата. 

Илебездә әниләргә дәүләтебезнең югары бүләкләре дә каралган: «Герой ана» исеме (10 бала), «Ата-ана даны» ордены (7бала), «Ата-ана даны» ордены медале (4бала), Татарстанда «Ана даны» медале (5 бала). Авылыбызның 11 бала тәрбияләп үстергән Гыйззәтуллина Фәйрүзәгә (урыны оҗмахта булсын) 1967 елда авыл клубында тантаналы шартларда «Герой ана таныклыгы» һәм медале тапшырылды. Без бүген дә искә алып, Фәйрүзә Нотфулла кызы белән горурланабыз.

Залдагы әниләргә бәйрәм кәефе бүләк иткән әниләр, ягъни үзешчән артистлар да мактауга лаеклар. Үзешчән сәнгать ветераны Әмирханова Рәхилә, Имашева Тәгъзимә, Бухарова Резедә, Нәбиуллина Сөмбел, яшь җырчыбыз Сафиуллина Гүзәл, Алабугадан килгән кунагыбыз Гатауллина Фидания үзләренең яраткан җырларын җырласалар, нәфис сүз осталары Гыйләҗева Гөлфия һәм Бәдретдинова Саимә шигырьләр бүләк иттеләр. Үз шигырьләрен укучы әниләребез дә булды. Кунагыбыз Фидания әнисенә багышланган шигырен тәкъдим итте. Авылыбызның беренчел ветераннар оешмасы рәисе Галина Якунина һәм Рәсимә Сибәгатуллина, әниләрне бәйрәм белән котлап, үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Ә бәйрәмне матур итеп, шулай ук үзешчән сәнгать ветераны Гөлфирә Хуҗина алып барды. Рәхмәт аларга. 

Гомүмән, тагын бер тапкыр авылыбыз әниләрен һәм барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел көрлеге телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

Рәсимә Сибәгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев