Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Авырлыкны бәхетлеләр җиңә

Роза апаның тормыш иптәше Гайфетдин Мөбарәкшин — гомеренең 42 елын нефть белән бәйләгән кеше.

Бер күренеш күз алдымнан китми: Роза апа ирен култыклап алып бара, әкрен генә аңа нидер сөйли. Якын барып, хәлләрен сорашасым килде, тик, Мәдәният сарае каршысыннан килгән җиремнән тукталып калдым. Алар – юл аркылы гына – тротуардан атлый-атлый, миннән ераклашалар...

Шул мизгелдә мин бу парга карап:

— Алар бик бәхетле! Нинди бәхетлеләр! Бергә гомер итеп, бергә картайганнар, — дип уйладым, кичен йөрергә чыккан шушы икәүнең тынычлыгын бозасым килмәде.

Роза апа белән мин 90ынчы елларда таныштым. «Алабуга нуры»на килеп эшли башлаган көннәремдә, ул инде тәҗрибәле тәрҗемәче, корректор иде. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, беркайчан да кире бормады. Тәнкыйть сүзләрен дә йомшартып, уен-көлке белән кушып әйтә белде.

Синме, гомер, җилдәй узып барып,
Үткәндәген артка куасың?
Беркем белми тормыш агышларын,
Иртәгенең ничек буласын.

Роза апаның вафатына да өч ел якынлаша. Тагын җиргә җылы апрель җитеп, аның туган көнен искә тошерде. Ай ахырында шәһәрдә «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Дөнья тагын тыныч түгел бүген,
Ни бүлешә Җирдә адәмнәр?
Көнгә ничә алышына икән
Сугыш кырларында әләмнәр?
Башкайларын салып, мәңгелеккә
Күчте инде күпме каһарман!
Ятим калганнарның күз яшьләрен
Ничек күтәрерсең, әй, заман?!

Бу көннәрдә без илебез белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Бөек Ватан сугышы барган вакыттагы кебек, «Барысы да Җиңү өчен!» девизы белән яшибез.

Роза апаның тормыш иптәше Гайфетдин Мөбарәкшин — гомеренең 42 елын нефть белән бәйләгән кеше. Гайфетдин абый дәһшәтле сугыш барган көннәрдә, 1942 елда Алабуга районы Кече Әлмәт авылында (халык телендә — Хутор, Кутыр авылы дип йөртелгән) Зәйнагытдин һәм Сәрбиҗамал гаиләсендә туган. Бу гаиләдә тагын Зиннур, Наилә, Саимә үскән.

Җиде сыйныф белем алган Гайфетдин, Алабугада укып, китапханәче була. Илмәттә һәм Иске Юраш авылында эшләп ала. 1961 елның ноябрендә егет Совет Армиясе сафларына китә. Аны Ракета гаскәрләренә алалар. 1962 елның гыйнварына кадәр укчы булып йөргән Гайфетдин хәрби укулар үтә һәм шул ук елның ноябреннән аны отделение командиры итеп билгелиләр. 1963 елның апреленнән ул — старшина. 1964 елның ноябрендә Гайфетдин Зәйнагытдин улы өч ел армия хезмәтен тутыра.

— Әтиебезгә шул хезмәттә калырга тәкъдим иткән булганнар, ә ул туган ягына кайтырга карар кылган, — ди Гөлчәчәк, Мөбарәкшиннарның олы кызы.

Армиядә чыныгу алган егет алдагы тормышын нефть эзләүгә багышлый: Алабуга бораулау эшләре идарәсенә килә. Башта гади эшче була, аннан соң үз һөнәренең остасына әверелә. Шундый егеткә кызлар күзе төшми калмаган бит инде! Егерме дүрт яшенә җиткән Гайфетдин (ул заманда солдаттан кайтканнар озак тормый өйләнгән) Куйбышев районының (ТАССР) Көек авылында туып үскән Роза Абдулла кызы Ибәтуллинаны үзенә яр итеп сайлый. Җитди, тыныч холыклы Гайфи (Роза апа аны яратып «минем Гайфи» дип сөйли иде) җор күңелле, чая Роза белән тормыш кора. Бер елдан, әнисенең туган көнендә Гөлчәчәк, 1974 елның февралендә, әтисе туган айда, Диләрә туган.

— Дөрес, әтине мартның дүртендә туган итеп язган булганнар, — ди Гөлчәчәк. Ә менә Сәрбиҗамал әби сөйләве буенча, әтинең туган ае — февраль.

Әтисенең әнисе Сәрбиҗамал, башка хуҗабикәләр кебек үк, бетмәс-төкәнмәс хуҗалык һәм кул эшләрен башкару гына түгел, ипине дә үзе пешергән, колхоз өчен дә салган. Шундый әбиләребез булганга, хәзер олы яшенә кереп барган буын кешеләре, кайда гына яшәсә дә, өй мичендә пешкән тәмле икмәк исен әле дә юксына, оныта алмый.

Мөбарәкшиннарның ике кызы да — гаилә горурлыгы. Икесе дә югары квалификацияле тәҗрибәле белгеч, Диләрә бүген дә инглиз телен укытуын дәвам итә. Әтиләре кызлары, кияве тәрбиясендә.

— Әти белән әни 56 ел бергә бик тату яшәделәр. Хәзер менә фатирда ямансу, кайчандыр, барлык туганнар җыелышып, туган көннәрне бәйрәм итә идек. Әти-әни безне бик яратты. Ноябрьнең 19ы — Ракета гаскәрләре көне — безнең өчен истәлекле дата. Әти бу көнне һәм аеруча Нефтьчеләр бәйрәмен көтеп ала торган иде, һәм без аны ел саен бәйрәм иттек, бу безнең гаилә традициясенә әйләнде.

Гөлчәчәк хатирәләр дәрьясына чума. Күңеле тагын да нечкәрүен аңлап, мин әңгәмәдәшемне артык сораулар белән борчымыйм.

Әти кеше кызларын, аларның җәйге каникулларында, үзе белән алып барып, кыр шартларында эш урынын да күрсәткән. Алар чын ирләр хезмәтенең авырлыгын күреп, әтиләре белән горурлану хисләре кичергәннәр.

— Әти — безнең өчен зур авторитет, без аны борчудан курыктык. Йомшак холыклы, мәрхәмәтле булды гел. Әни белән бик матур тордылар. Әти күбрәк тыңлый. Әни сөйләргә оста булды, шул ук вакытта, үзенә һәм безгә карата да таләпчән иде. Безнең әти җитди, хезмәт кешесе. Оста бакчачы да иде әле. "Буровик«тагы җир кишәрлегендә җиләк-җимеш, яшелчә үстерде.

Әйе, ул — чын хезмәт кешесе. 1971 елда ук СССР Хөкүмәте аның эшен «За трудовое отличие» медале белән бәяләгән. Төрле елларда «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек булган Гайфетдин Мөбарәкшин Ленин Комсомолының 50 еллыгы уңаеннан «Молодому передовику производства» аерымлык билгесе белән бүләкләнгән. 1981 елның 19 мартында аңа III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырылган. ТАССРда оештырылып килгән социалистик ярышларда җиңеп баручы нефтьче «Республиканың атказанган хезмәткәре» исемен ала. 1986 елның декабрендә озак еллар намуслы хезмәте өчен, Гайфетдин Мөбарәкшинга «Хезмәт ветераны» исеме бирелгән. Алабуга бораулау эшләре идарәсендә Мактау тактасыннан исеме төшмәгән тырыш хезмәт кешесе, һәр гамәлен җиренә җиткереп башкаручы булганга, шундый зур уңышлар яулаган. Гайфетдин абый — ирләр өчен һәр яктан үрнәк.

Мөбарәкшиннар, икесе дә Хезмәт ветераны, тормыш кыенлыкларын үтеп, балаларын исән-сау үстереп, онык күрү бәхетенә дә ирешкән. 2020 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Сугыш чоры балалары» аерымлык билгесе аларга да тапшырылды.

Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы елларында республикада 22 яңа предприятие ачылган. 1943 елда сәнәгатьтә яңа өлкә барлыкка килә — нефть чыга башлый. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның коточкыч авырлыгына карамастан, халык бирешмәгән. Тылдагылар да тормыш йөген тырышып тарткан. Сугыш чоры балалары күргән ачлык-ялангачлыкны күрергә язмасын. Балалар һәм оныкларыбыз илебез азатлыгы һәм тынычлыгы өчен үз гомерләрен дә кызганмаган батырларны, авыл һәм шәһәрләрне төзекләндергән, кырда икмәк үстергән, армый-талмый ил байлыгын арттырган хезмәт геройларын, сугыш һәм тыл ветераннарын онытмасын иде. Хәтер — мәңгелек, ул һәммәбезнең күңелендә.

Авырлыкны бәхетлеләр җиңә,
Ә бәхеткә юл бер — ярату,
Туган илең, җан сөйгәнең өчен,
Туганнарың өчен җан ату.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев