Азамат Зәйнетдинов: «Безнең һөнәр өстенлекле түгел, әмма мин стереотипларны җимерәм»
Аңа әле 20 дә юк, ул амбициоз, кыю һәм максатчан. «Каны кайнап тора», диләр андыйлар турында.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты китапханә бүлегендә укый һәм инде 7 ай дәвамында әлеге белгечлек буенча Станислав Романовский исемендәге үзәк балалар китапханәсендә эшли. Кечкенә шәһәр өчен генә түгел, гомумән, сирәк күренеш. Бөтен республика буенча китапханәләр системасында ир-атлар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә без бердәнбер китапханәче егет, өченче курс студенты, 19 яшьлек Азамат Зәйнетдинов турында сөйләргә булдык. Безнең корреспондент аның белән нәкъ менә һөнәри бәйрәм — китапханәчеләр көне алдыннан очрашты.
— Азамат, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлаулар кабул итегез. Беренче тапкыр һөнәри бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?
— Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Көнендә үк бәйрәм итеп булмаячак — китап укучыларыбыз бар бит. Ә менә шимбә, 30 майда, без коллектив белән һичшиксез бергә җыелачакбыз һәм кызыклы урынга барачакбыз. Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында ел саен бергәләп һөнәри бәйрәмгә бару — яхшы традиция.
— Азамат, яшь егет, китапханә хезмәткәре... Ничектер башка сыймый. Гадәти булмаган күренеш. Сез бу өлкәгә ничек эләктегез?
— Менә шундый мин, көтелмәгән. Стереотипларны җимерәм (көлә). Барысы да очраклы килеп чыкты. Мин военкоматта медосмотр узганда, табиблар миңа шикәр чире дигән диагноз куйдылар. Бу 9 нчы сыйныфта иде. Табиблар миңа тыныч, утырып эшли торган эш табарга куштылар. Гаилә советында без миңа китапханәчегә укырга кирәк дигән карар кабул иттек. Шулай килеп чыкты, мин Әгерҗедән Алабугага укырга килдем.
— Классташларыгыз, танышларыгыз һәм сезнең әйләнә-тирәгездәге башка кешеләрнең моңа мөнәсәбәте нинди булды?
— Яшермим, күпләр гаҗәпләнде. Ничек инде? Китапханәләрдә хатын-кызлар гына эшли бит. Кабатлап әйтәм, мин бу стереотипны җимерәм. Көллиятнең китапханә бүлегендә без икәү генә. Китапханәдә дә без нибары дүртәү − рәссам, электрик, төрле эшләрдә эшләүче һәм менә мин — китапханәче. Мине, әлбәттә, барлык хезмәттәшләремнең дә мине яхшы каршы алулары, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә әзер булулары сөендерә. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының элеккеге директоры Юлия Нәҗиповага аерым рәхмәт. Ул миңа ышанды һәм шунда ук эшкә алды. Миңа ярдәм иткән хезмәттәшләремә рәхмәт. Елена Николаевна Мишина, Елена Юрьевна Бондарева, Мария Александровна Софронова — үз эшләренең чын осталары. Мин укыган көллият җитәкчелегенә дә, укытучыларына да рәхмәт. Алар минем эшкә урнашуыма зур аңлау белән карыйлар һәм күп моментларда миңа ярдәмгә киләләр.
— Азамат, әйтүегезчә, сез монда тыныч эш эзләдегез. Таптыгызмы?
— Әйе, мин тыныч эш эзләдем. Һәрхәлдә, мин китапханәче һөнәрен шулай күз алдына китерә идем. Ләкин чынлыкта бөтенләй алай түгел икән! Монда гел хәрәкәт, гел вакыйга. Хәзер китапханәче булу — бер урында утыру дигән фикердән арынырга кирәк. Заманча китапханәләр системасында торгынлыкка урын юк.
‒ Аңлатыгыз.
— Менә, мин, мәсәлән, «ДетВоРа» бүлегендә эшлим. Укучыларыбыз — нәниләр һәм мәктәп укучылары. Безнең эш — аларга уку формулярын тутырдың да бетте дигән сүз түгел. Алар өчен даими рәвештә чаралар үткәрергә кирәк. Каникулларда — бер, уку вакытында — башка төрле чаралар. Мисалга, күптән түгел үткән "Китапханәләр төне«н алыйк. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Һәр хезмәткәр конкрет нәрсә өчен җавап бирде. Мин — музыка палитрасы өчен җаваплы идем. Миңа сугыш еллары музыкасын һәм җырларын сайлау, квиз (викторина) өчен сорауларны уйлау максаты куелды. Туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре үзләренекен, яшьләр бүлегендәгеләр үзләренекен әзерләде. Шулай булгач, эшсез утырган юк. Форсаттан файдаланып, барлык алабугалыларны, бигрәк тә яшь китап укучыларны 1 июньдә безнең балалар китапханәсенә чакырасым килә. Балаларны яклау көненә без кызыклы программа әзерлибез, монда берничә мини-зона оештырылачак. Алга таба, 6 июнь — Пушкин көне.
— Эш күп. Ә яраткан китапларыңны укырга яки яраткан эшең белән шөгыльләнергә вакыт бармы?
— Мин Стругацкийларны укырга яратам. Минем яраткан китабым — «Пикник на обочине». Классиклардан Антон Чеховка өстенлек бирәм. Мавыгуга килгәндә, мин... противогазлар коллекциясе җыям.
‒ ?
— Әйе. Менә шундый гадәти булмаган коллекция. Алар миндә 20 гә якын. Моннан тыш мин совет чоры көнкүреш әйберләре, значоклар, пластинкалар, музыка техникасын җыям.
Сүз уңаеннан, Үзәк китапханәдә Азаматның иң яраткан урыннарының берсе үзе эшли торган «ДетВоРа» бүлеге һәм музей функцияләрен үти торган «XX гасыр залы». Азамат Зәйнетдинов биредә бик теләп экскурсияләр үткәрә. Һәм һәр экспонат турында, борынгы патефоннан алып кәгазь совет купюраларына кадәр бик күп кызыклы нәрсәләр сөйли ала.
Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, Азамат — универсал. Ул китап сөюче генә түгел, компьютерларны, техниканы һәм кешеләрне дә бик яхшы белә. Димәк, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
— Кызганыч, китапханәченең дәрәҗәсе югары түгел. Тик мин аның мөһим һөнәр булуына ышанам. Аның турында онытырга һәм игътибарсыз калдырырга ярамый. Китапханә эше яңадан торгызылачак. Аңлашыла, ул элеккеге кебек булмаячак, бу һөнәр хәзерге заман чынбарлыгына җайлашкан хәлдә яшәр. Әмма китапханәләр булачак! Менә мин моңа ышанам!
— Күңелегез кайтмадымы?
— Юк, әлегә миңа бу эштә барысы да ошый! Мин монда хезмәттәшләремнең ярдәмен тоям. Һәм мин китаплар арасында үземне уңайлы хис итәм. Моннан тыш, минем башымда идеяләр һәм проектлар бик күп. Һәм мин аларны тормышка ашырмыйча беркая да китмәячәкмен (көлә). Әлегә мин студент, шуңа күрә балалар китапханәсендә ярты көн генә эшлим. Тагын бер ел укырга кирәк. Ләкин моннан качарга җыенмыйм. Көллиятне тәмамлагач, тулы көнгә китапханәче булып эшкә урнашырга уйлыйм.
— Кыю карар. Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев