Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәм якынлаша

Шәһәрдә һәм районда 25 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр йөздән артык бәйрәм чаралары, шул исәптән концерт тамашалары, театральләштерелгән тамашалар, конкурслар узачак.

Чыршы бәйрәмнәре

23 декабрьдә шәһәр мәдәният сараенда күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен АМР башлыгы чыршысы узачак.

24 декабрьдә активистлар, махсус операциядә катнашучыларның балалары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен район башлыгы чыршысы була. Ә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Тылсымлы ачкыч» («Волшебный ключ») дип аталган театральләштерелгән тамаша узачак.

Шәһәрнең үзәк чыршысы 24 декабрьдә «Чебурашка» паркында ачылачак. Бу көнне анда барлык алабугалылар өчен концерт программасы узачак. Яңа ел тамашалары башка мәйданчыкларда да оештырыла.

Барлык яңа ел чараларының иң зурысы — «Яңа елны каршылау-2025» гомумшәһәр бәйрәме. Ул 31 декабрьдә 18:00дән 22 сәгатькә кадәр булачак. Бәйрәм программасында: муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү, шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, татар эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев чыгышы.

Шугалаклар

Кышкы күңел ачуларның иң күңеллесе, мөгаен, тимераякта шуудыр. Шәһәр шугалаклары «Бердәм Россия» һәм «Чемпион» спорт комплекслары территориясендә, Шишкин буаларында, «Меридиан» сәүдә үзәге артында, инженет-технологик лицей һәм 10 нчы күппрофильле лицей территориясендә, шулай ук Танайка авылында эшли.

Чаңгыда йөрү

Тимераякта шуудан тыш, актив ял яратучылар өчен Шишкин буалары территориясендә, Танайка урманында һәм "Гуляй-парк"та чаңгы трассалары әзерләнәчәк. Чаңгы сезоны 22 декабрьдә 15 сәгатьтә ачыла. Трассалардан тыш, халык өчен чаңгы прокаты оештырылачак.

Кыш Бабайга кунакка

23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр "Гуляй-парк«та «Кыш Бабай резиденциясе» эшләячәк. Балалар Кыш бабайга шигырь сөйләп, аннан татлы бүләк ала алачак. Резиденция 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр эшли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен оештырыла торган бу яңа ел проекты «Татнефть» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Бүләкләр

Район бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең балаларына, күп балалы гаиләләргә һәм хәрбиләрнең гаиләләренә яңа ел бүләкләре тапшыру традициясе АМР башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән дәвам итәчәк. Быел 4 392 бала Кыш Бабайдан 2,6 миллион сумлык татлы бүләк алачак.

Конкурслар

Шулай ук Алабугада шәһәр хакимияте ярдәме белән конкурслар игълан ителде, җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылачак:

— «Шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләренең иң яхшы яңа ел бизәлеше» конкурсы;

— «Авыл торак пунктларының иң яхшы яңа ел бизәлеше» конкурсы;

— «Минем хайван — суперйолдыз» конкурсы;

— «Чудо-сани» креатив чаналар фестивале.

Кышкы каникуллар

31 декабрьдән соң бәйрәмнәр һәм саф һавада актив уеннар дәвам итәчәк. 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр шәһәр халкы өчен көндәлек форматта Шишкин буаларында, «Йорт янындагы бакча» скверында һәм «Чебурашка», Георгий паркында, "Гуляй-парк"та мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев