Бәйрәм көннәрендә Алабугада медицина учреждениеләренең эш вакыты
Бәйрәм көннәрендә Алабуга хастаханәләренең эш тәртибе үзгәрде.
Бүген, 7 гыйнвар — ял көне.
8 гыйнварда медицина учреждениеләре түбәндәге график буенча эшләячәк.
Сырхауханә һәм аның филиалларының эш көннәре
Гомуми практика дежур табибы (Пролетар урамы, 36) — 8 гыйнвар, сәгать 8.00 дән 13.00 гә кадәр.
ОРВИ билгеләре булган пациентларны кабул итү (төп бина, керү ян-яктан) — 8 гыйнвар, сәгать 8.00 сәгатьтән 12.00 гә кадәр.
Филиаллар: Нечаев урамы, 16А йорт, Городищенская урамы, 3 йорт, гомуми практика дежур табибы — 8 гыйнвар, сәгать 8.00 дән 13.00 гә кадәр.
Табибны өйгә түбәндәге телефоннар буенча чакырырга мөмкин:
төп бина — 4-41-14,
филиаллар — 9-61-08, 7-91-34.
Алабуга үзәк район хастаханәсе медицина учреждениеләренең эш вакыты
Балалар поликлиникасы — 8 гыйнвар, сәгать 8.00 дән 14.00 гә кадәр.
Педиатрны өйгә чакырту сәгать 07.30 дан сәгать 12.00 гә кадәр мөмкин булачак.
Травматология пункты — 8 гыйнвар, сәгать 8.00 дән 14.00 гә кадәр.
9 гыйнвардан барлык учреждениеләр гадәттәге режимда эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев