Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәм көннәрендә Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 933 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 165 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Бәйрәм көннәрендә, 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 933 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 165 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 11 кеше китерелгән, 5 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 84 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

232 кеше, шул исәптән 104 бала, респиратор авырулардан зарланган.

6 юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 6 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Шәһәрдә һәм Дөм-Дөмдә чыккан өч янгында 3 кеше һәлак булган. Тагын 2 яныгнда 3 кеше зыян күргән.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 53 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев