«Яңа ел бүләге»: Алабуга газеталары редакциясе шәһәр халкына бәйрәм кәефе бүләк итте
Алабугалылар бүләккә ылыс ботакларыннан ясалган матур букетлар, бәйрәм газеталарының яңа саннарын, шулай ук татлы күчтәнәчләр алдылар.
Бәйрәмнәр алдыннан районның бай тарихлы «Алабуга нуры» белән «Новая Кама» газеталары редакциясе хезмәткәрләре Алабуганың үзәк урамнарына «Яңа ел бүләге» акциясе белән чыктылар. Журналистлар һәм редакция хезмәткәрләре үтеп баручыларга Яңа ел кәефен булдыру өчен бәйрәм бүләкләре таратты.
Алабугалылар бүләккә ылыс ботакларыннан ясалган матур букетлар, бәйрәм газеталарының яңа саннарын, шулай ук татлы күчтәнәчләр алдылар. Акция шәһәрнең җанлы урыннарында узды, анда бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль кешеләр бигрәк тә күп.
«Без укучыларыбызны котларга, аларга җылылык һәм ихлас хисләр бүләк итәргә теләдек, — дип уртаклашты редакциянең SMM белгече Полина Ефимова. — Бу зур булмаган бүләкләр — укучыларыбызга рәхмәт әйтү һәм киләсе елда һәркемгә иң якты, иң шатлыклы һәм игелекле теләкләр теләү ысулы».
Акцияне алабугалылар яратып кабул итте. Күпләр журналистлар белән аралашу, фотога төшү һәм җылы теләкләр белән уртаклашу өчен туктады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев