Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Бала туганда бирелә торган пособиене арттыру турында закон проекты әзерләнгән

Проект җомга көнне Думага карауга кертеләчәк.

Дәүләт Думасында «Гадел Россия — Дөреслек өчен» фракциясеннән депутатлар бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләмен 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән. Документ РИА Новости карамагында бар, дип хәбәр итә агентлык.

Закон проекты авторларының берсе — партия лидеры Сергей Миронов. Агентлыкка партиянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, проект җомга көнне Думага карауга кертеләчәк.

«Әлеге федераль закон проекты бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләмен 50 000 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә», — диелгән проектка аңлатма язуында.

РИА Новости агентлыгына Миронов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта, 1 февральдән индексацияләүне исәпкә алып, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 27 мең сумга якын.

«Шул ук вакытта кайбер төбәкләр үзләре өстәмә түләүләр кертә: кайдадыр 30 мең, кайдадыр 3500, ә кайдадыр өстәмә түләүләр бөтенләй юк. Нәтиҗәдә балалы гаиләләр өчен тигез булмаган шартлар тудырыла. Бер төбәктә бала табу икенче төбәктә табуга караганда отышлырак килеп чыга. Ә безгә бөтен Россиядә туучылар санын арттырырга кирәк», — дип билгеләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев