Балалар бакчасы өчен яңача түләячәкбез
2020 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына йөргән өчен түләү артты.
Бу хакта безнең хәбәрчебезгә мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү белгечләре хәбәр итте. Түләү ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә арттырылды. Ясле төркеменә (2-3 яшьлек бала) яңа килгән нәниләр өчен хәзер түләү 3721 сум урынына 3746 сум, 3-7 яшьлек балалар өчен түләү 3565 сум урынына 3628 сум тәшкил итәчәк. Аз комплектлы һәм авыл балалар бакчалары өчен үсеш түбәндәгечә булачак: 3259 сум урынына 3746 сум. Билгеләп үтик, үсеш 2020 елның 1 гыйнварыннан соң балалар бакчаларына эләгүчеләргә кагылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев