Балалар йөрәгеннән – Әниләргә
Әниләр көне алдыннан редакциябезгә Иске Юраш мәктәбе укучыларыннан иҗади эшләр җыелмасы килеп иреште. Иншаларында укучылар гаҗәеп ихласлык һәм җылылык белән иң кадерле кешеләре – Әниләре турында сөйлиләр.
Әни! Һәркем өчен иң изге кеше!
Минем эниемнен исеме — Люция. Ул мине тәрбияләп үстерә. Ул үзе чибәр, үзе матур, яхшы һәм акыллы.
Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, назлап, иркәләп, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, матур яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниебез, син тыйнак та, сөйкемле дә, түземле дә, иманлы да. Синнән башка өебезнең яме, ашыбызның тәме юк сыман! Без сине бик яратабыз, бары бәхет телибез.
Диләрә Юнысова, 6нчы сыйныф
Минем әниемнең исеме — Индира. Дөньяда иң кадерле кешем. Минем өчен ул иң болытлы көнне дә яктырта торган Кояш нуры кебек. Аның куллары шундый назлы һәм җылы, ә елмаюы мине бер мизгелдә бәхетле итәргә сәләтле.
Миңа күңелсез булганда, Әни мине ничек юатырга, шатлыгымны ничек уртаклашырга икәнен белә. Ул мине игелекле, намуслы булырга һәм башкаларга ярдәм итәргә өйрәтә.
Мин әниемне бик яратам һәм аны яхшы билгеләрем, уңышларым һәм өйдәге ярдәмем белән сөендерергә тырышам. Мин аның һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле булуын телим. Минем әни — минем иң якын дустым һәм минем иң зур ярдәмчем.
Диана Шәйдуллина, 7нче сыйныф
Әни бит ул — изге кеше,
Изгеләрнең изгесе.
Аннан башка тормыш бармый,
Әни — тормыш көзгесе.
«Әни», диеп, җылы итеп,
Эндәшә һәрбер бала.
Һәрбер кеше шатланадыр,
Әни барга дөньяда.
Әни өйдә булмаганда,
Өйдә тынлык урнаша.
Әни кайтса, өй яктыра,
Ямьләнә бөтен дөнья.
Әни, әнием — нинди тирән мәгънә яшеренгән бу сүздә. Җиңел генә әйтелешле булса да, гади сүз түгел ул. Җирдә әниләр бик күп, бик төрле булса да, һәр кешегә үз әнисе якын, үз әнисе берәү генә. Миңа да шулай инде ул. Әнием өйдә булса, өй җылырак, яктырак, олырак тоела. Әниемнең ягымлы йөзе, йомшак күңеле, олы йөрәге шулай күрсәтә торгандыр инде. Әниемнең кулыннан килмәгән эше юк. Бер дә белмим дип утырырга яратмас: «Кая, булдырып карыйк әле», — дип башлар ул. Аш-суга да кулы оста, тегү-чигү, бәйләүләрне дә булдыра. Чирләсәк — дәвалый, еласак — кайгыларны уртаклаша, шатлыгыбызны да бүлешә, тиеш урында мактап, күңелне күтәрә белә. Яратып кына ачуланып та ала. Мин аны бик яратам. Әнидән башка гөлләр дә чәчәк атмыйдыр төсле. Әниемнең роза гөле чәчәккә бөреләнгән. Гөлләре дә, рәхмәт әйткәндәй, әниләр бәйрәменә чәчәк атарга җыеналар.
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк.
Раиль Шабиев, 7нче сыйныф
Әни — дөньяда иң якын, иң кадерле кеше ул. Аның исемен әйтүгә үк, күңелгә җылы, якты хисләр тула. Әни — ул безнең тормышыбызга мәгънә бирүче, кояштай якты нур сибүче зат.
Минем әнием — ул минем өчен иң яхшы үрнәк. Ул һәрвакыт кайгыртучан, сабыр, мәхәббәтле. Аның җылы куллары, йомшак тавышы һәрчак безне, өч баланы, назлый, иркәли, кирәк чакта юата, авыр вакытларда терәк була. Ул безнең өчен төн йокыларын йокламый, безгә бары тик яхшылык кына тели. Әниемнең мәхәббәте чиксез, ул чишмә суыдай саф, һәрвакыт безгә көч һәм дәрт бирә.
Әнием безне тормыш итәргә өйрәтә, ул бездә игелеклелек, гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли. Ул — безнең беренче укытучыбыз да, иң якын дустыбыз да. Аның киңәшләре, сүзләре һәрвакыт безгә дөрес юлны табарга ярдәм итә. Аның күзләрендә һәрвакыт мәхәббәт һәм акыл чагыла, ә елмаюы — күңелгә нур, йөрәккә дәва. Ул безнең өебезне җылыта, анда тынычлык һәм бәхет урнаштыра.
Мин әниемә бөтен барлыгым белән рәхмәтлемен. Ул миңа гомер бүләк иткән, мине кеше иткән. Аны бик нык яратам һәм аңа озын гомер, бәхет, сәламәтлек телим. Әнием, син минем өчен дөньяда иң якын кеше! Син һәрвакыт минем йөрәгемдә.
Гайфетдинова Камилә, 7нче сыйныф
Әни — җирдә иң газиз һәм иң якын кеше. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар — безнең дөньябызның яме.
Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле ризыклар пешереп куйган. Аннары без аның белән чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Җәй көне бергәләп җиләк, гөмбә җыярга йөрибез.
Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә юллыйм.
Зәмирә Нәбиуллина, 8нче сыйныф
30 ноябрь әниләр көне, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Әни! Бу сүздә никадәр җылылык, мәхәббәт һәм наз ята! Әни кеше безгә тормыш бүләк иткән, һәрвакыт безне кайгырта, яклый. Аның куллары иң назлы, йөрәге иң киң, ә сүзләре иң татлы.
Минем әнием дә шундый. Ул — минем өчен дөньядагы иң яхшы әни. Аның елмаюы һәрвакыт күңелемне җылыта, ә киңәшләре тормышта дөрес юл күрсәтә. Мин аны бик нык яратам һәм аңа барлык яхшылыклары өчен чиксез рәхмәтлемен.
Әниләр көнендә мин барлык әниләргә дә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим. Рәхмәт сезгә, кадерле әниләр, безнең өчен барысын да эшләгәнегез өчен! Сез — безнең тормышыбызның кояшы!
Айзилә Миннәхмәтова, 9нчы сыйныф
Әнием минем — тормышымда иң мөһим кешем. Миңа ярдәм һәм кайгырту кирәк булганда ул һәрвакыт янәшәдә. Әнием миңа көн саен җылылык, мәхәббәт һәм кайгырту бүләк итә.
Әнием минем эш сөючән һәм җаваплы. Ул барысын да эшли белә: кием-салымны юа, өй эшләрен башкарырга булыша һәм минем өчен барысын да эшли.
Бик сабыр да, кайгыртучан да ул. Мине һәрвакыт тыңлый, төрле тормыш ситуацияләрендә ярдәм итә. Әнием мине мөһим карарлар кабул итәргә дә өйрәтә. Мин аңа бары изге теләкләр юллыйм.
Мин әниемнең минем үрнәгем булуы белән горурланам. Мин әнием кебек кайгыртучан һәм яратучан булырга телим, һәм һәрвакыт Ул минем белән горурлансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам.
Лилиана Мулланурова, 9нчы сыйныф
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев