Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар таудан диванга утырып шуа...

Өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында, күңелле кышкы уеннар тормыш өчен куркыныч тудыра.

Дүртенче микрорайонда яшәүчеләр Георгий паркындагы чокырның иске җиһазлар белән чүпләнүенә игътибар иткәннәр. Җиһазлар бирегә якындагы каты коммуналь калдыклар мәйданчыгыннан эләккән. Микрорайон балалары таудан шуу өчен шкаф ишекләрен, карават калдыкларын һәм хәтта иске диванны да тартып чыгарганнар. Әмма мондый «хәрәкәт итү ысулы» травматик дип саналган «ватрушкалардан» да куркынычрак.

Шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен мәктәпләр белән эш алып барырга, шушындый рәвешле тауларда шуучы балаларны ачыкларга, алар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Шулай ук барлык укучыларга да мондый гамәлләрнең җәзасыз калмаячагын җиткер мөһим.

Мисал сыйфатында узган ел ахырында шул ук Георгий паркында 10 нчы лицейдан берничә яшүсмернең тренажерны ватканын искә төшерергә мөмкин. Аларның шәхесләрен шул ук көнне видеокүзәтү камерасы ярдәмендә ачыклаганнар. Өстәвенә, гафу үтенеп кенә калмыйча, укучыларның әти-әниләренә ватылган җайланманы үз хисабына төзәтергә дә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев