Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балаларга коронавируска каршы вакцинаны 2022 елдан ясый башларга тәкъдим итәләр

Хәзерге вакытта «Спутник V» вакцинасын клиникаларда тикшерү бара.

2022 елның гыйнвар аеннан Россиядә коронавируска каршы вакцинаны 12-17 яшьлек үсмерләргә дә ясый башларга мөмкин, дип белдергән Мәскәүнең 52нче клиник хастаханә баш табибы Марьяна Лысенко. Хәзерге вакытта «Спутник V» вакцинасын клиникаларда тикшерү бара, дип яза РИА Новости. Лысенко сүзләренчә, хәзер балалар да әлеге авыруны бик авыр кичерә.

Сентябрь аенда Н.Ф. Гамалей исемендәге үзәк документларны туплап, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырган. Тикшеренү үткәрү өчен база итеп Морозов һәм Башляева исемендәге балалар хастаханәсе сайланган.

Билгеле булганча, үсмерләр өчен вакцинаны сынаулар Мәскәүдә июль аенда башланган иде. Һәр яшь төркеме өчен вакцинаның аерым концентрациясен сайлыйлар. Балалар табиблар күзәтүе астында торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев