«Балаларны криминалдан ничек сакларга»: Татарстанда экспертлар белән туры эфир узачак
28 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Балаларны криминалдан ничек сакларга» темасына туры эфир үткәрелә.
Очрашуда «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" МБУ директоры Елена Овчинникова «Баланы хокук бозу һәм җинаятьләргә җәлеп итүдән ничек сакларга» дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак, шулай ук Казан шәһәре «Доверие» үзәге психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Сабирова «Үзенә карата көч куллану һәм җинаять корбаны булмас өчен балага нишләргә?» дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.
Экспертлар: ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең 3 бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров.
Очрашуның модераторлары: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева.
Туры эфирны ТР Министрлар Кабинеты сайтында карарга мөмкин
«Кайнар линия» телефоны (843) 294-96-10.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев