Балаларны куандырып яшик
Шәһәрдәшебез Рәвил Шибаев укучы балалар өчен шигырь бәйрәме оештырды.
Республикабызда уңышлы эшләп килгән «Татнефть» компаниясе быел үзенең 75 еллыгын бәйрәм итте. Рәвил Шибаев — әлеге берләшмәдәге «Прикамнефть» идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт һәм табигать саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч.
Мин аның шигырьләрен беренче тапкыр моннан берничә ел элек шәһәрнең Мәдәният сараенда «Көзге» татар театры җитәкчесе Нина Сәлимуллина оештырган бер матур кичәдә ишеткән идем. Үткән елда «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәгә йөрүчеләр Рәвил Шибаевны Үзәк китапханәдә уза торган утырышларга чакырды һәм ул тиз арада чулманчыларның үз кешесе булып китте.
«Чыныктырды хезмәт, кара алтынга рәхмәт» (2024) дип аталган җыентыгы — Рәвил Фәйзи улының өченче басма китабы. Хезмәттәшләре иҗат үрнәкләрен рус телендә дә күрергә теләвен әйткәч, мин аның шигырьләрен тәрҗемә итәргә алындым. Былтыр узган "Шибаев укулары«нда Алабуганың «Адымнар» күптелле комплексы укучылары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашкан иде. Быелгысы республика күләмендә оештырылды. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Самарадан да бер гаилә катнашты. Балалар татар һәм рус телләрендә чыгыш ясап, сәнгатьле сөйләмдә осталыкларын күрсәтте. Бу көнне «Нефтьчеләр гимны», «Уятты яхшы хәбәр», «Кара алтын», «Кайтырмын», «Сугышларсыз» һ.б. шигырьләр ике телдә дә яңгырады. Балаларны тыңлаганда, ирексездән, күңел тула. Көн темасына сайлап алынганнарын ишеткәндә, бигрәк тә.
Ватанны бүген саклыйлар
Безнең кыю лачыннар.
Дөреслек бит безнең якта,
Җиңү белән кайтсыннар.
(«Уятыр яхшы хәбәр»)
Рәвил Шибаев иҗатында туган як, туган телне саклау, тыныч тормыш һәм хезмәт темасы киң урын алган. Газиз әти-әнисенә багышланган шигырьләре аеруча дулкынландыра. Улы белән горурланып, аңа атап язганнары шактый. Алмаз Рәвил улы — әтисенең уң кулы, таянычы. «Шибаев укулары 2025» проекты — аларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. «Татнефть» Профсоюзы тарафыннан компаниянең 75 еллыгына багышлап уздырылган конкурста шушы проект белән катнашып, Шибаевлар «Традиция көче» номинациясендә җиңү яулады һәм грантка ия булды. Шигырь укучыларның Республика конкурсы шушы грант һәм авторның шәхси хисабына оештырылды.
Нефтьче шагыйрьнең үз һөнәрен яратуы, эшенә бирелгәнлеге турында аның хезмәттәшләре сөйли.
— Рәвил үзен һәрвакыт яхшы яктан гына күрсәтте. Мин аның өчен бик шат. Белмим, каян килгәндер аңа шундый иҗат көче? Рәвилгә бик авырга туры килде, ләкин ул уңышка иреште, — диде Анатолий Туголуков, чарага чакырылган кунакларның берсе, ветеран нефтьче.
— Анатолий Александрович — минем иң беренче җитәкчем булды. Элек һәр скважинаны үзебез тикшереп-күзәтеп тордык. Аеруча кышын кыенга туры килә иде. Анатолий Александрович — остазым, мин аңа бик рәхмәтле.
Билгеле, «Шибаев укулары» шигырь укучылар конкурсында катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, җиңүчеләр автордан махсус призларга лаек булды.
— Шигырьләремне ихлас укуыгыз өчен рәхмәт, — диде Рәвил Фәйзи улы конкурс соңында. Аның фикеренчә, һәр сабый, әле бу дөньяга аваз салганчы ук, көйләр ишетә, шигырьләр тыңлый. Балаларның сәнгать белән кызыксынуы алга таба да дәвам итсенгә, әти-әни игътибары кирәк.
— Вакыт табып килүегез, балаларга ярдәм итүегез өчен рәхмәт, — диде ул ата-аналарга мөрәҗәгатендә. Үзәк китапханә директоры Анна Кульченкога, Татар һәм туган як турында әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Гүзәл Шәриповага һәм Раушания ханым Вәлиевага һәм башкаларга рәхмәтләрен белдерде.
«Гомер кыска,
Шигырь — мәңгелек.
Гомер кыска,
Кыл син игелек», дип — яза Рәвил Шибаев. Укучы балаларга җәйге яллары вакытында Алабуга шәһәренең матурлыгын күрергә мөмкинлек тудырып, аларны шигърият дөньясына якынайтып, истәлекле бүләкләр белән куандырып, шәһәрдәшебез һәм каләмдәшебез Рәвил Фәйзи улы саваплы гамәл кылды. Без аңа игелекле еллар телибез.
Көн дә тынгысыз хәбәрләр ишетеп борчылган балалар күңелен шатландырып, киләчәккә якты өмет белән яшик.
«Шибаев укулары — 2025» Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып танылдылар:
1. Егор Гришин (Түбән Кама),
2. Рәзил Рабугутдинов (Алабуга),
3. Морат Рамазанов (Түбән Кама).
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев