Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Баланы уку елына ничек әзерләргә?

Тиздән яңа уку елы башлана. Балаларны җәйге яллардан соң йомшак кына уку режимына әзерләргә вакыт. Моны ничек эшләргә?

Без беренче мәктәп көннәренең, балаларны укырга җибәрүнең никадәр авыр булуын барыбыз да беләбез. Бу укучылар өчен дә, әти-әниләр өчен дә стресс.

Без файдалы киңәшләр сорап, балаларга һәм өлкәннәргә психологик ярдәм күрсәтү төбәкара үзәге психологы-волонтеры Любовь Исаевага мөрәҗәгать иттек.

— Мин һәрвакыт әйтеп киләм, бигрәк тә бу кызларга кагыла, яңа чарага безне яңа күлмәктән дә яхшырак әзерләүче юк. Уку елына ниндидер яңа канцелярия товарлары сатып алсагыз, бик шәп. Өстәвенә, баланың аларны үзе сайлавы мөһим. Ул вакытта аның, мәсәлән, дусларына шәп каләм күрсәтү теләге барлыкка киләчәк. Һәркемнең дә ел саен яңа мәктәп формасы алу мөмкинлеге булмаска да мөмкин, ләкин яңа галстук яки алъяпкыч алсагыз да, бик яхшы булыр. Нәкъ шундый вак-төякләр мораль әзерлекнең нигезе булып тора.

— Ә күңелле җәйдән соң уку процессына ничек күчәргә?

— Уку елы алдыннан баланы диңгезгә алып барырга кирәкми — бала үзен уку режимына күчереп өлгерә алмыйчак. 31 августта түгел, бер атнага булса да алдан кайтырга кирәк. Өйдә аның белән бергә дәфтәрләрне, тышлыкларны тикшерегез, барысы да әзерме, барысы да җитәме?

— Ә көн режимына килсәк?

— Күпләр җәйге каникуллар вакытында көн режимын боза. Аны торгызырга кирәк, һәм соңгы көнне түгел. Баланы төшке аш вакытында түгел, ә иртәрәк уята башлагыз, әкренләп мәктәпкә уянуның гадәти вакытына җиткерегез. Шулай итеп, балада 1 сентябрьдән үк стресс булмаячак. Туклану режимына да игътибар итү мөһим. Һәм шулай ук җәйгә бирелгән әдәбият исемлеген ашыгыч рәвештә бер атна эчендә укып бетерергә тырышмагыз. Мондый очракта бала сентябрьгә кадәр үк мәктәпне күрә алмый башлаячак. Бу — баланы вакытында контрольдә тотмаган әти-әниләр хатасы.

— Бәлки, баланы репетиторларга йөрү юлы белән тонуста тотаргадыр?

— Репетиторларга килгәндә... Җәйге каникуллар болай гына бирелми. Бала укудан ял итәргә тиеш. Иң яхшы вариант — атнага бер тапкыр бару.

Тагын бер мөһим әйбер: ял итә дә белергә кирәк! Хәзерге балаларда «ял итү» сүз тезмәсе нәрсә белән ассоциацияләнә? Дөрес, диванда телефонга карап яту белән. Ләкин бу ял түгел. Ял — эшчәнлек төре алмашыну ул. Менә шәп мисал: кичен, укудан соң, балага «ял ит» дисең, һәм ул нәрсә эшли? Ул «ура» дип кычкыра да, дуслары белән урамга уйнарга чыгып китә. Бала арыган кебек булса да, ул урамга чыга. Һәм безнең өчен, өлкәннәр өчен, бу ниндидер парадокс. Әмма чынлыкта бу вакытта баланың баш мие укудан уеннарга күчә. Бу төрле йөкләнеш, бу эшчәнлек алмашынуы. Һәм бу — иң яхшы ял төре.

Бала җәйге ялны сизсен өчен, ул пассив түгел, ә актив булырга тиеш. Авылга кайту мөмкинлеге булса, тагын да шәбрәк, анда эшсез ятып булмас. Балалар лагерьлары — бик яхшы вариант! Баланы лагерьга җибәрү мөмкинлеге булмаса, безнең яңа пляжга килегез! Анда сезне бик күп активлыклар көтә: рәсем ясау, уеннар, спорт күңел ачулары һәм мавыктыргыч мастер-класслар. Һәм яшүсмерләр клублары турында да онытмагыз. Алар шәһәрдә бар, җәй көне дә эшлиләр, балалар анда рәхәтләнеп йөриләр!

 

Фото: ясалма фәһем тарафыннан ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев