Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Барс» яшьләр үзәгендә «Барс белән җәйне ясыйбыз» проекты тәмамланды

МХО катнашучыларының балаларына ярдәм иткән социаль проект кызыклы күргәзмә белән тәмамланды.

«Барс» яшьләр үзәгендә җылы атмосфера хөкем сөрде. Биредә «Барс белән җәйне ясыйбыз» социаль проектының йомгаклау күргәзмәсе узды.

Исегезгә төшерәбез, яшьләр үзәге рәссамы һәм педагогы Елена Шильникова иҗат иткән проект август башында старт алды. Ул социаль әһәмиятле проектлар конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды һәм беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларының йөрәкләрен яулады.

Берничә атна дәвамында Еленаның сизгер җитәкчелеге астында балалар рәсем ясарга гына түгел, ә рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә төшенделәр. Мастер-класслар циклы аларга төрле техниканы үзләштерергә мөмкинлек бирде: акрил белән рәсем ясау, пленэрда акварель, йомшак майлы пастель белән иҗат итү. Яшь рәссамнар үзләрен нәфис миниатюралар ясауда сынап карадылар һәм гадәти әйберләрне уникаль арт-объектларга әверелдереп, үзенчәлекле эко-букчаларын булдырдылар.

Һәм менә балаларның хезмәте аларның әниләре һәм әбиләре хөкеменә тәкъдим ителде.

− Эшләр бик матур, күрәсең, балалар бик тырышканнар, барысы да шундый талантлы. Миңа бигрәк тә букчалар ошады, һәр эш уникаль. Оештыручыларга мондый мастер-класс өчен рәхмәт. Чыннан да, барлык балаларның да түләүле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге юк бит, ә талантны үстерәсе килә, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты проектта катнашучы кызның әбисе Ләйсән Кәшифовна.

− Кызыклы тәҗрибә, һәм балаларга җәй көне шөгыль булуы сөендерә. Бик яхшы проект, оештыручыларга рәхмәт, безгә барысы да бик ошады, — диде яшь рәссам Снежананың әнисе Мария Штенникова.

− Миңа рәсем ясау бик ошады. Укытучыбызга рәхмәт, ул безгә һәрнәрсәдә ярдәм итте: буяуларны да сайларга, композицияне дә дөрес төзергә, — дип уртаклашты Снежана Штенникова.

− Бу проект минем өчен балам кебек. Ул безнең «Барс белән рәсем ясыйбыз» инициативасын дәвам итте, яңа, тирән социаль әһәмияткә ия булды. Башкарылган эштән алган тәэсирләремне бәяләп бетереп булмый, — диде проектны оештыручы Елена Шильникова.

«Барс» яшьләр үзәге барлык теләүчеләрне үзләренең даими проектларына кушылырга чакыра. Рәсем сәнгатен бәяләүчеләр өчен җомга көннәрендә 15:00 дә иҗат буенча бушлай дәресләр уза. Үзәк әниләр, апалар һәм әбиләр турында да онытмый: алар өчен айга бер мәртәбә «Магия женственности» проекты кысаларында очрашулар уза.

Алда торган вакыйгаларның анонслары белән «Барс» яшьләр үзәгенең социаль челтәрләрендә танышырга була. Иҗади мастер-класслар белән бәйле барлык сораулар буенча Елена Шильниковага мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев