Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Баш авыртуны ничек җиңәргә

Баш авыртуны гади генә ысуллар ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин:

— арып, баш авыртса, бер стакан су эчеп куярга кирәк. Андый чакта җылы ванна да булышырга мөмкин.

— кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгарырга мөмкин.

— башка җиңелчә массаж ясауның да файдасы зур. Мисал өчен: чигә тирәсендәге чәчләрне тарткалап массаж ясарга мөмкин.

— баш өянәге вакытында баллы кайнар чәй файдалы.

— башны сөлге белән кысып бәйләү авыртуны җиңеләйтә.

— кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Яфракларны бераз угалап (кайнар су белән йомшартып җибәрергә дә мөмкин) авырткан җиргә куеп торырга кирәк.

— кабыгы белән киселгән лимон телемен авырткан чигәләргә ышкуның да файдасы бар.

— башыгыз стресстан авыртса, ятып торыгыз, тынычланыгыз.

— баш авырту күзгә туры килмәгән күзлек киюдән дә булырга мөмкин. Мондый очракта күзлекне алыштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев