Батыр хатын-кызлар өчен матурлык минуты
Бу атнада «Мәрхәмәтлелек планетасы» нда үзенчәлекле балаларның әниләре һәм сәламәтлеге чикләнгән кызлар өчен чын матурлык көне оештырдылар.
Бьюти-мастерлар командасы «Минем көнем» чарасында катнашты.
− Без әниләребезнең һәрвакыт матур булуын телибез, гаиләдәге гомуми мохит әниләрнең күңел халәтеннән тора бит. Үзенчәлекле балаларның әниләре һәрчак мәшәкатьтә, һәм аларның нинди гүзәл икәннәрен күрсәтәсебез килә, − ди «Мәрхәмәтлелек планетасы» мөгаллиме Тамара Смирнова.
Шушы фикер белән мөрәҗәгать иткәч, каш ясаучы Дамира Напольских шунда ук хуплады. Дамирага ияреп, башка осталар да кушылды.
− Андый әниләргә авырга туры килә, шуңа күрә аларга булышасы, сүздә генә түгел, эш белән дә ярдәм итәсе иде. Балалар үзенчәлекле булгач, аларга физик яктан да, рухи яктан да кыен. Әлеге хатын-кызлар батырлар бит, монда нинди икеләнүләр булырга мөмкин? Шуңа да таныш мастерлар җыелышып аларны бизәндерергә булдык, мин кашлар төзәтәчәкмен, − ди Дамира Напольских.
− Бу хатын-кызларның да бәхетле булуын телим, балалары әниләренең гүзәллеген күрсен, − дип хуплады хезмәттәшен чәч остасы Лилия Фәттахова.
Чарада катнашучылар җыелып беткәч, эш башланды. Үзенчәлекле балаларның әниләре дулкынланган иде. Сәламәтлеге чикле кызларның исә кайберләре чын осталар кулына беренче мәртәбә эләкте.
− Мондый чара кирәк, әлбәттә. Ата-ана беренче чиратта игътибарын балаларга бирә, үзләренә вакыт калмый. Мин үзем дә салонда кайчан соңгы тапкыр булганымны хәтерләмим, аңа акчасы да китә, − ди Елена Казакова.
Бу үзгәрештән соң иптәш хатыны белән очрашуга әзерләнгән Ирина Афсари бер мәлгә көзгегә караудан тартынып торды.
− Үземне тулы сурәттә күрәсем килә. Ничек бизәнергә кирәген, миңа нәрсә килешкәнен белмим, мине бүген бөтенләй үзгәрттеләр. Төштән соң Түбән Камага барам, андагы иптәш кызны күптәннән күргән юк, менә матур килеш алдына барып басармын, − ди ул елмаеп.
Бу җылы чара шәһәр кафеларының берсе тарафыннан әзерләнгән чәй табыны артында тәмамланды. Осталар кулыннан чибәрләнгән әниләр тирә-ягыбызда яхшы кешеләр барыбер күбрәк дигән фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев