Бәхет ни ул дисәләр?
Кеше үз гомеренең күпмедер өлешен нидер көтеп, нәрсәгәдер өметләнеп үткәрә: сөясе, сөеләсе, кешечә матур итеп яшисе, үз юлын, тормышта үз кыйбласын, үз парын табасы килә. Нәрсә турында гына хыялланмый адәм баласы? Әйе, адәм баласы хыяллана, планлаштыра, Аллаһе Тәгалә урнаштыра, диләр. Бу инде исбатланган.
Әле дә хәтеремдә: студент еллары... Шул институт юллары безне таныштырды. Очрашулар, концерт, кино, театрлар. Айлар, еллар үтте һәм, ниһаять, никахлашу сәгате дә сукты... Кызыл туй... 1983 елның ноябре иде бу. Язмышың маңгайга язылган, диләр бит. Шулайдыр күрәсең. Килешергә генә кала...
Яшьлек
Күпме сулар аккан, күпме карлар яуган без узган эзләргә... Ә менә яшьлек, кеше гомеренең иң саф, иң күңелле вакыты буларак, бик күп еллар узгач та, яшең инде алты дистәдән арткач та, чәчләреңә гомер көзенең кыраулары төшә башлагач та онытылмый икән шул. Йөрәк дигәнең һаман 18 дә...
Кеше гомере буе яшьлеген, аның кабатланмас бәхетле көннәрен, бик тиз үтеп киткән «кыска» төннәрен, шул вакытларда кичергән борчу-шатлыкларын сагына. Яшьлек табигатьнең нәкъ язы шикелле. Аның төннәре дә, көннәре дә, әйтелгәнчә, бер үк дәрәҗәдә кыска, аларның үткәнен сизми дә каласың. Бары, йөрәкне телгәләп сагындырырлык хатирәләре генә кала. Яшьлек... Мәхәббәт җырчысы Һади Такташ әйтмешли, «гомере кыска» аның, «кичен чәчәк аткан була, ә таңында, ә таңында инде коела». Ләкин шунысы ачык: кешене кеше иткән нәрсә — шул яшьлектә очраткан, тапкан мәхәббәте. Мәхәббәт — кешене камилләштерә торган бөек хис. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүчән, күңел нечкәлекләренә ия назлы шәхес була алмыйсыңдыр, мөгаен. Мәхәббәт — уңай хис. Ярату хисе балаларга, оныкларга күчә. Шул рәвешле кеше гомере буе мәхәббәт белән бергә атлый.
Гаилә кору
Әгәр кеше чын-чынлап ярата белә икән, гаилә коргач, ул икеләтә, өчләтә арта, аңа көч-дәрт, куәт бирә. Һәм хатын-кыз үзендә ир акылын саклый, яклый алырлык көч таба. Ир-ат тормышның хуҗасына әйләнә. Мондый гаилә бервакытта да таркалмый, чишмә сыман булган сөю хисе, ата хисенә әверелеп, гаилә учагын тагын да ныгыта гына икән... Мин үземнең гаиләмне нәкъ шундый гаиләләрдән саныйм.
Язмыш кушуы буенчамы, кайнатам дөнья куйганнан соң кайнанамның ялгыз калуымы, ә, бәлкем, авыл мохите, туган якларның, халкымның җырга тиң матур тормышы, туган нигез, ата-ана нигезе янәдән шул якларга тартып кайтардымы? Әйтүе кыен. Кыскасы, безгә Илмәт авылына кайтып төпләнергә туры килде, чөнки башкача чара юк иде.
1986 ел... Мин ул елны югары уку йортын тәмамладым. Тормыш юлына олы нәсихәт алган оябызда укытучылык эшчәнлеге башланып китте. Икебезгә дә эш булды. Мин үз юнәлешемдә — рус теле укытучысы, Назир хуҗалык эшләре буенча мөдир булып урнашты. Шул ук елны уртак җимешебез — кызыбыз Ландыш, 3 елдан соң тормышыбызны түгәрәкләп, улыбыз Руслан туды. Әкренләп, бар шартлары тудырылган йорт та салдык. Тора- бара печән чапкычы, трактор, йөк төяүче машина (ГАЗ-53) алып җибәрдек. Җирне крестьяннарга бирергә дигән указ чыккач, районда беренчеләрдән булып, пай җирләрен алып, законлаштырды Назир. Чын авылча яши башладык.
Балаларга ныклы белем, тәрбия бирү, чын Кеше тәрбияләү Әти кешенең төп максатына әверелде.
Бәхетле матур гаилә кору, миңа калса, кайда яшәүдән тормый. Авылдамы, шәһәрдәме син, монысы мөһим түгел. Иң мөһиме: сикәлтәле тормыш юлында кайтып егылырлык учак, сыеныр урын, тыныч почмак кору. Ә моны, әйткәнемчә, гаилә тәшкил итә. Гаилә — адәм баласының иң олы таянычы. Ул — кешенең бишеге, туган йорты, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек гаиләдән башлана. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин. Һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә үзенчә тамыр җәя, ныгый, үсеп китә. Бәхетле гаиләләрнең генә үз балаларын бәхетле итү мөмкинлеге зур.
Ата — гаиләнең хуҗасы
Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да, баланы тәрбияләгәндә, күп мәшәкать әбиләр, әниләр өстенә төшә. Ничек кенә булмасын, балалар тәрбиясендә мөһим рольне әти уйный, минемчә. Әти назына малайлар да, кызлар да бер үк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә.
Димәк, гаиләнең хуҗасы — ата. Хуҗасыннан чыгып бәяли халык гаиләне. Өйдә тәртип, ныклы тормыш — әтиләрнең акылы. Ә кайнанам һәрчак безгә төп терәк, өлге булды, балалар күпчелек аның кул астында тәрбияләнде. Урыны Фирдәүс җәннәтләрендә булсын.
Назир балаларыбыз өчен якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече булды. Әтинең роле гаиләдә акча табу белән генә чикләнми бит ул. Әти — әни бирә алмаган тәрбияне бирә ала. «Күпме мәктәпләр, институтлар, университетлар булуга карамастан, яхшы әтидән башка яхшы тәрбияле балалар да була алмый», — дип язган Н. Карамзин. Әти баланың үзбәясен формалаштырырга да ярдәм итә. Кагыйдә буларак, ир-атлар баланы азрак иркәләве аша аларны мөстәкыйль булырга, үздисциплинага өйрәтә. Тормыш юлдашым нәкъ шундыйлардан булды.
Улыбызны тәрбияләүдә, аннан эшмәкәр ясауда, үрнәк әти булуда, сүз дә юк, төп рольне ул уйнады. Егет кеше җаваплылык, хатын-кызга карата яхшы мөнәсәбәт кебек күп кенә уңай сыйфатларны әтисеннән ала. Аның өчен әти дуслыгы аеруча мөһим. Шуңа күрә балаларыбызны тәрбияләүдә аның абруе минекенә караганда зуррактыр дип уйлыйм.
Кыз бала да, миңа калса, булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлый. Кызлар әтиләрен җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Балалар тәрбияләгәндә, әтиләре аларга тиешле вакытны багышлады, газизләребез аның, һәрчак янәшәдә икәнен тоеп, алар өчен үз эшләрен икенче планга да куярга әзер икәнен күреп үстеләр.
Бала тәрбияләү хакында, тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтәсем килә: ата мәхәббәте ананыкына караганда да баланың изге җанлы булуына ныграк тәэсир итә икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа: «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы — яхшы тәрбия» дигән. Чынлап та, бернинди байлык та баланың холкын кире кайтара алмый.
Назир балаларыбыз өчен кадерле, газиз, аларны ихлас күңелдән яратучы, кирәк вакытта кырыс та әти була белде. Чын Хуҗа дәрәҗәсенә күтәрелде ул.
Без, ата-аналар — балаларга маяк, ә алар — безнең гомеребез дәвамчысы. Аларга һәрчак терәк, киңәшче, ярдәмче кирәк. Кызыбыз Ландыш, юридик белем алып, тормышка чыкты. Киявебез белән бергәләшеп, зур бизнес эшенә чумдылар, бабасына охшаптыр, зур ике катлы коттедж салды кияү, машинасын алды, ныклы гаилә кордылар. Бер-бер артлы өч ир бала туды, инде менә үсеп җитеп тә киләләр. Зурысына 17 тулды.
Ә улыбыз Руслан, Казан энергетик университетын тәмамлап, шактый еллар инде үз эше белән мәшгуль, эшмәкәр. Бүгенге көндә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Балалар үстерәләр.
Һөнәр иясе
Кешегә бит әле, тулы бәхетле булу өчен, яраткан эше дә кирәк. Иң куанычлысы: безгә гомер буе бергә, бер оешмада эшләргә насыйп булды. Бер-беребезгә кирәк терәк булып яшәдек. Назир хезмәт фәнен укыткан вакытта, ел да балаларны олимпиадаларга әзерләп, зур гына уңышларга ирештеләр. Укытучысы лаеклы ялга китү сәбәпле, 2006 елда, физик тәрбия дәресләре өстәлде. Бу фәнне укытуны башлау аңа җиңелдән бирелмәде. Ул ныклап торып спорт залын үзгәртеп корды. Андый авырлыклар гына аны куркытмады. Баш-аягы белән эшкә чумды. Хезмәте аңа бәхет чыганагы булып торды. Ул һәр иртә сөенеп эшкә барды, эшен күңелен биреп эшләде. Ләззәт, тәм табып яшәде. Әйткәнемчә, бары шундый кеше генә үзен бәхетле тоя.
Тик бу эш зур тырышлык, энергия, вакыт таләп итә. Ул үз тырышлыгы белән куйган максатына ирешә, яңа үрләр яулый. 15 ел эшләгән дәвернең 11 ендә Назир Гайфеевич Кышкы спорт ярышларында районда беренчелекне бирмәде. Өстәвенә мәктәптән киткән кызлар-егетләр белән дә араны беркайчан да өзмәде ул. Ел саен республика ярышларына ( Арчада — кул көрәше) барып, «Авыл Яшьләре» спартакиадаларында ел да призлы урыннар яулый килделәр. Назир Гайфи улы үзе дә, күп кенә ярышларда катнашып, шулай ук республика һәм Россия буенча Алабуга шәһәрендә өстәл теннисы буенча узган ярышларда, Сабантуйларда хөкемдар булды.
Моннан тыш, Назир Гайфи улы күп еллар дәвамында авыл җирлеге депутаты да. Берничә мәртәбә кабат сайланды, бүгенге көндә дә әлеге мактаулы вазфианы намус белән башкара.
Сәламәтлек — ул иң кыйммәтле һәм кешегә иң кирәкле нәрсә. Сәламәт, ләкин акылы булмаган кешедән җәмгыятькә файда булмаячак. Акылы булып та, сәламәтлеге булмаган кеше бары үзенең проблемалары турында гына уйлаячак. Акыл һәм сәламәтлек бер-беренннән башка яши алмый.
Сәламәтлек һәм акылны бернәрсәгә дә, хәтта тау хәтле алтынга да сатып алып булмый. Шуңа күрә сәламәтлекне сакларга, ныгытырга, акылны үстерергә кирәк, ә бу үз өстеңдә шактый гына эшләүне таләп итә. Боларны чын мәгънәсендә төшендерүне һәм балаларның сәламәтлеген ныгытуны Назир Гайфи улы эшләгән дәверендә үз алдына максат итеп куйды һәм төп бурычы итеп санады. Укыткан балалары да аны норма итеп алдылар һәм бу дәрескә тиешенчә җаваплы карадылар. Инде әйтелгәнчә, мөгаллим эшләгән дәвердә Юраш мәктәбе укучылары һәрчак алгы сызыкта булды. Йөзенә кызыллык китермәделәр. Бу — берсүзсез, укытучының үҗәтлеге, тырышлыгы, булганлыгы, уңганлыгы. Мондый укытучы эшенә бирелгән бәяне әйтеп торуның кирәге дә калмый торгандыр. Аның алган мактау кәгазьләренең, хатларының, медальләренең саны чиксез.
Хезмәт — бәхет чыганагы
Бүгенге көндә бездән: «Сезнең шатлыгыгыз ни?» дип сорасалар, без икебез бертавыштан: «Сөенечебез, шатлыгыбыз, балалардан кала, таңнан торып эшкә килгән иртәләр», — дип җавап бирер идек. Бу, чыннан да, шулай. Шушы мәктәп сукмаклары безне шатлыкка илтте. Безнең өчен зур бәхет — укыткан, тәрбия кылган балаларыбызның чын, сәламәт шәхес булып үсүләре. Моннан да зур бәхет юктыр, мөгаен. 40 елга якын гомер балалар күңеленә гомумкешелекнең асыл сыйфатлары орлыкларын салдык. Безнең гомер озынлыгы да шуның белән үлчәнә торгандыр. Хезмәтебезгә була минут, сәгать, атна, айлар гына түгел, ә дистәләгән еллар буе акыл көче түгәргә кирәк. Әмма бу эш безне бервакытта да куркытмады, бары сөендерде генә. Бер-беребезне тулыландырып, кулга-кул тотынышып эшләве безгә бик күңелле дә, рәхәт тә булды.
Кызганыч... Һәр нәрсәнең ахыры була. Сафлар яшәрә, тулылана. Алмашчылар килә тора. Назир Гайфеевич та бу фәнне, ышанычлы кулларга тапшырып, шуның белән укытучылык эшенә нокта куеп, лаеклы ялга китте. Әмма эштән туктамады. Эштән туктау аның өчен яшәүдән туктауга тиң. Бүгенге көндә ул — улыбызның уң кулы.
Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәргә ия булмаган кешегә яшәү кызык түгелдер. Татар халкында «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтем дә яши бит әле. Андый кеше беркайда да, беркайчан да югалмый. Кая гына барса да, нәрсәгә генә тотынса да булдыра, башкарып чыга. Назир менә шундыйлардан. Аның өчен хезмәт — чыннан да, бәхет чыганагы.
Гомер бәйрәме
30 гыйнвар — ел да гаиләбездә якты бәйрәм — яраткан тормыш иптәшемнең туган көне. Быел аның юбилее, 65 яшь. Әле кайчан гына кавышып яши башлаган идек, аккан судай күпме гомер узган. Әйе, тормыш юлы беркемнеке дә шома гына бармый. Барысын да бергә күрдек, бергә кичердек. Назир кебек ир солтанының янәшәмдә булуы миңа көч бирде, кыен хәлләрдә аның ышыгыңа сыендым. Яшәгән саен тормышның тәме, бәһасе арта гына бара. Дөньядагы иң зур байлыгыбыз — безнең мәхәббәт җимешләребез: ике балабыз, оныкларыбыз. Алар җыелышса, күңелләр күтәрелә, чөнки хәзер үзебез дә гаилә корып яши торган балаларыбыздан, оныкларыбыздан күңел җылысы, ихтирам көтәбез. Рәхмәт, әтиләре үрнәгендә, минем күңел җылысында тормышта үз урыннарын табардай, йомшак күңелле, рәхим-шәфкатьле, үзебезгә бүгенге көндә терәк булырдай балалар үстердек. Киләчәктә дә бер-беребезгә, балалар безгә, без аларга таяныч булып яшәргә язсын.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев