Белем көне – 1 сентябрьдә
Алабуга укучылары мәктәпләрдә үткәрелүче Белем көненә 2сендә түгел, ә 1 сентябрьдә барачак.
Биш көнлек эш графигы булган өлкәннәр өчен көзнең беренче көне ял көне булачак. Исегезгә төшерәбез: 30 август -1 сентябрь көннәрендә Татарстан халкын өч көнлек ял көтә. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 30 август - республика һәм шәһәр көне Татарстанда ял көне булып санала. Быел ул шимбә көнгә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбе - 1 сентябрьгә күчерелә. Эшкә сишәмбе - 2 сентябрьдә чыгарга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев