Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгеч мошенниклардан саклану алымнарын әйтте

Белгечләр бәйрәм көннәрендә дә уяулыкны югалтмаска киңәш итә.

Мошенникларның электрон адреслары еш кына дөрес доменнарга охшаган була һәм бары тик бер символ белән генә аерылып тора. Бу хакта «Телеком-биржа» ИТ- интеграторының мәгълүмати иминлек стратегиясен үстерү юнәлеше буенча башлыгы Александр Блезнеков сөйләде дип яза РИА Новости.

«Үзеңне мошенниклардан саклау өчен җибәрүчене тикшерергә кирәк: кагыйдә буларак, җинаятьчеләрнең электрон адреслары дөрес доменнарга бик охшаш була һәм бер символ белән генә аерылып тора. Хат нинди компания исеменнән килгән, шул компания сайтына кереп, хаттагы мәгълүматны тикшерергә кирәк. Әгәр бу акция икән, аның турында мәгълүмат сайтта да, мобиль кушымтада да була», — дип сөйләде эксперт.

Ул беркетелгән файлларның чиста булуына ышаныч булмаса, аларны ачмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев