Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгеч март аеның суык һәм явым-төшемле булачагын искәртте

КФУ доценты бу айда аномаль җылы һаваның тиешле нормага киләчәген әйткән.

КФУ доценты Тимур Әүхәдиев, «Росгидромет» мәгълүматларына таянып, Татарстанда инде ял көннәрендә үк аномаль җылы һаваның тиешле нормага киләчәген — тәүлеклек уртача температураның −5 градус чамасы тәшкил итәчәген белдергән.

Метеоролог аңлатып үткәнчә, һава шартлары үзгәрүнең сәбәбе Скандинавиядән үтеп кергән антициклонның Кара диңгез циклонына алышынуына бәйле.

Моннан тыш Әүһәдиев басым ясап әйткәнчә, февраль аенда һава нормадан 6 градуска җылырак булган. Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, мартта һава температурасы нормадан (+3,5 градус) тайпылмаячак. Шул ук вакытта явым-төшемнең күп булуы көтелә.

Бүген, 6 мартта болытлы һава. Көндез −7 градус, төнлә −14 градус.

7 мартта да болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә −6 градус, төнлә −14 градуска кадәр.

Сишәмбе — 8 мартта көндез −8, төнлә-16 градус салкын көтелә.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев