Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгечләр дуңгызларда африка чумасы турында кисәтә

Кагыйдә буларак, төп куркыныч март-май айларына туры килә.

Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелекнең федераль хезмәт идарәсе дуңгызларның африка чумасы куркынычының кискенләшүе мөмкинлегенә игътибар юнәлтә.

— Кагыйдә буларак, төп куркыныч март-май айларына туры килә. Бу чорда халык үрчеткән дуңгыз һәм дуңгыз балаларын күчерә, сәнәгать эшкәртүе узмаган ит сата башлый, бу шулай ук кыргый кабан дуңгызларының күчеш активлыгы арту һәм аларның үрчү вакытына да бәйле, — дип аңлата ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Дәүләт инспекторы Александр Литвинов.

Вәзгыятьне начарайта торган сәбәпләр:
— дуңгызларның анык исәбен алып бармау, аларны чыгарып йөртү, дуңгызларны шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үзендә сую, дуңгызларны зарарсызландырылмаган ризык калдыклары белән тукландыру;
— дуңгыз итен, чи продуктларны ветеринария документларыннан башка, яисә хокукы булмаган документлар буенча йөртү;
— дуңгыз ите һәм дуңгызчылык продуктларын үз белдекләре белән стихияле оешкан базарларда, мәйданнарда сату;
— дуңгызчылык хуҗалыкларын биологик яклауның югары дәрәҗәсенә күчү темпларының акрын баруы;
— дуңгыз ияләренең хайван авырулары һәм үлем-китеме очракларын яшереп калуы;
— буфер зоналарга нәтиҗәле мониторинг, шулай ук кыргый кабаннар яши торган урыннарда дуңгызларның африка чумасын (АЧС) тикшерү тиешенчә үткәрелмәү.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында, югарыда әйтелгәннәрне искә алып, дуңгызларның африка чумасы куркынычын киметү юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәк.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев