Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгечләр иммунитетны ныгыта торган яшелчәне атады

COVID-19 чире һәм салкын тию авырулары арту сезонында иммунитетны помидор ныгыта, ди табиб-диетолог. 

COVID-19 чире һәм салкын тию авырулары арту сезонында иммунитетны ныгытырга һәр россияле өчен яхшы таныш яшелчә — помидор ярдәм итәчәк.

Помидорда организм өчен файдалы матдәләр, шул исәптән иммун күзәнәкләрне активлаштырырга сәләтле көчле антиоксидант — ликопин бар, дип аңлатты табиб-диетолог, Илкүләм диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова Sputnik радиосына биргән интервьюсында, дип яза Татар-информ.

«Ликопин организмны йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шулай ук онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин булган ирекле радикаллар йогынтысыннан яклый. Ликопин ярдәмендә иммунитетның саклагыч күзәнәкләре активлаша», — дип билгеләп үтте ул.

Иң күп антиоксидантлар көньяк помидорларында, дип саный табиб-диетолог.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев