Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белгечләр кисәтә: юка бозга чыгу тормыш өчен куркыныч

Елгаларда, күлләрдә, буаларда су ката башлау белән, күп кенә кешеләр юка боз өстенә чыга башлый. 

Шул рәвешле, алар тормышларын куркыныч астына куя.

— Сулыкларда боз әлегә нык түгел, шуңа күрә анда балык тотарга да, аннан чыгып йөрергә дә ярамый, — ди 26нчы янгын-коткару бүлеге инспекторы Марсель Җанҗигитов. — Боз калынлыгы төче суларда 10 сантиметрдан, тозлы суларда — 15 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Елга тамагында һәм кушылдыкларда боз ныклыгы көчсезләнә. Кызу агымлы тирәләрдә, чишмә типкән урыннарда, суүсемнәр күп җирдә, шулай ук камышлар, агач-куаклар янында да боз нык түгел. Өч көн буена һава температурасы 0 градустан югары тораса, боз ныклыгы 25 процентка кими. 

Бозның төсенә карап та белергә була: зәңгәр булса — ышанычлы, ак икән — ныклыгы ике мәртәбә кимрәк, соры яисә саргылт булганы ышанычсыз.

Салкын суга төшсәгез, нәрсә эшләргә
Паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулавыгызны тәртипкә салыгыз. Кулларыгызны як-яка җәегез, гәүдәгезне агым юнәлешендә горизонталь куеп, боз кырына ябышырга тырышыгыз, Күкрәгегез белән сакланып кына боз кырыена ятып, башта бер аякны, аннары икенчесен боз өстенә ташлап карагыз. Боз күтәрсә, әйләнгәләп, әкрен генә ярга таба шуышыгыз. Кайсы яктан килгән булсагыз, шул тарафка үрмәләгез, андагы бозның ныклыгы тикшерелгән бит.

Сезнең ярдәм кирәк булса
Теләсә нинди озын таяк, такта, колга яисә бау белән коралланырга кирәк. Шарфларны, каешларны, киемнәрне бергә бәйләргә була. Кулларны да, аякларны да киң җәеп үрмәләргә, коткару чараларын үзеңнән алга этәргә, шулай сак кына җылуга таба хәрәкәтләнегез. 

Судагы кешегә берничә метр кала туктагыз, аңа бау ыргытыгыз таякны яисә колганы, кием очын булса да сузыгыз. Зыян күрүчене сакланып кына боз өстенә чыгаргач, әкренләп килгән якка үрмәләгез. 

Зыян күрүчене җылы урынга урнаштырыгыз. Аңа ярдәм күрсәтегез: юеш киемнәрен салдырып, спиртлы яки аракылы чүпрәк тукыма яисә куллар белән, тәне кызарганчы, гәүдәсен уыгыз, аңа кайнар чәй эчертегез. Алкогольле эчемлек бирә күрмәгез, бу кешенең үлеменә китерергә мөмкин. 
Гадәттән тыш хәл очрагында — 01, мобиль телефоннан — 112 номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев