Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белмәгәнгә әкият, белгәнгә — чын

Бу юлы сүзебез исеме Алабуга белән бәйле икенче бер гыйлем иясе — Фатыйх Урманчеев (1936-2021) турында. 

Данлы Алтын Урда, Себер ханлыгына кергән җирләрдә урнашкан Омскида 1919-1921 елларда «Азат Себер» газетасы чыккан. Алдагы санда язып үткәнебезчә, татар хатын-кызларыннан беренче галим Маһинур апа Фәйзуллина шушы газетада хезмәттәшлек иткән чагында, үзенең насыйп ярын очраткан. Бу юлы сүзебез исеме Алабуга белән бәйле икенче бер гыйлем иясе — Фатыйх Урманчеев (1936-2021) турында. 

Фатыйх Урманчеев нәкъ менә шушы Омск өлкәсеннән. 1936 елның 28 маенда Азов районының Кызыл Маяк дип аталган бәләкәй генә татар авылында туган ул. 

Бу яклардагы тормыш Иртыш суы белән бәйле. Аның беренче чакрымнары Кытайда, ә яртылашы белән елга Казахстан далалары буйлап ага да, Себергә барып җитә. Безнең Чулман белән чагыштырсаң, Иртыш алай ук киң җәйрәп акмый. Биредәге табигать кырыс булса да, үзенчә бик матур. Анда гомер-гомергә яшәгән халыкларның әкиятләре, җырлары, бигрәк тә дастаннары телдән-телгә күчеп, чын хәзинәгә әверелгән. Һәр халык үзенең төбәк тормышын әкиятләренә, мәкаль-әйтемнәренә, көй-зарларына, җыр-моңнарына күчерә. Бала чагыннан шундый әсәр үрнәкләрен тыңлап үскәндер безнең укытучыбыз Фатыйх Ибраһим улы. Юкка гынамыни аның гыйльми хезмәтләрендә төп урынны халык авыз иҗаты алып тора! Галимнең уннан артык фәнни монографиясе китап булып басылып чыккан, матбугатта фольклорга, тарих һәм этнографиягә багышланган эшләре, әдип һәм шагыйрьләрнең иҗатлары турында язмалары, очерклары, матур әдәбиятның аерым бер әсәрләренә карата рецензияләре, фәнни мәкаләләре дөнья күргән. 

Тәрҗемәи хәленнән билгеле булганча, Фатыйх Урманчеев 19 яшендә Омскидагы Казакъ педагогия училищесын тәмамлаган. Аннары педагогия институтына укырга кергән. Анда биш ел тарих һәм филология факультетында белем алган. 1960 елда югары белемле укытучы булып, туган ягына кайткан. Аңа Сосновски авылы урта мәктәбендә тарих фәнен, рус теле һәм әдәбиятын укытуны тапшырганнар. Ике ел эшләгәч, Казанга килгән. Советлар Союзы Фәннәр академиясенең Казан филиалы булган Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантурада укыган. Аннан соң, 1965-1969 елларда шул ук институтта халык авыз иҗатын өйрәнү бүлегендә кече фәнни хезмәткәр булып, тагын ике ел Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасында эшләгән. 

1971 елның апреленнән — Урманчеев Алабугада. Биредә ул читтән торып уку бүлегендә проректор булып дүрт ел эшли. 1977 елда Язучылар берлегенә керә. 1980-1984 елларда аны махсус командировкага, Венгриягә җибәрәләр. Ул Эгер педагогия институтында рус әдәбияты тарихыннан белем бирә. 1984 елда мөгаллим Алабугага кайтып эшли. Шул елны ук аның «Татар халкының героик эпосы» дип исемләнгән хезмәте басыла. Шул рәвешле, галим татар халкының фольклор әсәрләрен бөтен Совет иленә таныта. Биш елдан Ташкентта докторлык диссертациясен яклый. 1990 елда аңа әдәбият кафедрасы профессоры дигән гыйльми исем бирелә. 

Халык авыз иҗатын өйрәнүче галим бигрәк тә бәет һәм дастаннарга, риваятьләргә, халык йолалары һәм уеннарына җитди игътибар биреп, аларның килеп чыгышын, үзенчәлекләрен, кулланылышын өйрәнгән. Лекция сөйләгән вакытта ул, ирен читләре белән генә елмаеп: «Менә мин сезгә хәзер шундый бер сер әйтәм», — дигән кебек караш ташлап, сүзен башлар иде. Фольклор әсәренең тарихи нигезен һәм төзелешен аңлатып, тел-сурәтләү чараларыннан үрнәкләр китереп, җентекләп сөйләве истә калган. Мөгаллимебез Фатыйх Урманчеев маҗаралы әкиятләрдәге Ак бүре образы турында шулкадәр илһамланып сөйли иде, гүя ул үзе, татар халык әкиятендә иң кыен вакытта килеп чыгып адәм баласына булышкан бүре кебек, Сәмруг кошка әверелер дә, Каф тавына таба очып китәр сыман тоела иде миңа. 

1992 елдан Фатыйх Урманчеев Казанда, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләде. Әлеге институтта (1996 елда бу югары уку йорты Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дип үзгәртелде) ул Халык иҗаты бүлеге мөдире була, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемен ала. 2002 елда татар халык иҗаты буенча югары уку йортлары һәм көллият укучылары өчен дәреслек бастыра. Берничә ел үткәч, әлеге дәреслекнең хрестоматиясе дә чыга. 

Әдәби тәнкыйтьче буларак, Фатыйх Урманчеевның әдәби хәрәкәткә кагылышлы язмалары, аерым әдипләр, мәсәлән, Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах һәм башкаларның иҗаты буенча күзәтүләре, рецензияләре вакытлы матбугатта басылып килә.

Безнең «Алабуга нуры» газетасында да 1993, 1995, 1998 елларда мәкаләләре басылган. 

Фатих Урманчеев — фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе генә түгел, Халыкара төрки академия академигы исемен алуга ирешкән галим. Ул үткән елның 22 февралендә Казанда вафат. Быел аңа 85 яшь тулган булыр иде. 

Татар халык авыз иҗатын өйрәнүдә Фатих Урманчеевның эшчәнлеге гаять зур әһәмияткә ия. 1968 елда ул, Хәмит Ярми җитәкчелегендә «Пути развития жанров татарского советского народно-поэтического творчества» дигән темага диссертация яклаган вакытта ук, Советлар илендә яшәүче татар халкының чәчмә әсәрләрен, бәетләрен, җырларын ни дәрәҗәдә өйрәнгәнлеген күрсәтә. Ул иң борынгы төрки-татар халык иҗатына гына түгел, дөнья фольклорына хас Ак бүре турында әкиятләрне өйрәнеп, «По следам Белого волка: ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен» хезмәтен яза (1994), килеп чыгышлары, мәдәни багъланышлары ягыннан төрки-татарларның бәйләнеше хакында мөһим нәтиҗәләр ясый. Татар халкында борынгыдан сакланып килгән риваятьләрнең татар халык җырлары белән бәйләнешенә мисал китерә:

Йөзләреңә, йөзләреңә
Йөз карадым — туймадым;
Мин сине «нурдан яралган
Гүзәл бу» дип уйладым.
(Казан, 1994 — 19 бит)

Төрки халык авыз иҗатында киң таралган, тылсым белән туган, Күк улы дип аталган мифологик образларга анализ ясаган, Ай нуры, Кояш нурыннан яратылучылар хакындагы сюжетлар эчтәлегенә Ак бүре образы кереп киткән әкиятләр белән бәйләнештә тикшергән. Ак бүре тора-бара тотем гына түгел, әкият героеның ярдәмчесе буларак сурәтләнә. Төп герой татар халкын гәүдәләндерсә, Ак бүре аны коткаручы булып тора. Мондый риваятьләрнең нигезендә кабиләне, бөтен бер халыкны саклау, коткару, алай гына да түгел, котылгысыз һәлакәттән йолып калу фикере ята. Әлеге фикер бик борынгы заманнардан килә. Баштарак әкият геройлары табигатьтәге явыз көчләргә каршы көрәшсә, соңрак эчтәлек тарихи җирлектәге вакыйгаларга бәйле рәвештә, мифологик образлар аша сөйләнелә. Фатыйх Урманчеев фольклор әсәрләрен төрки халыкларның формалашу тарихы белән бәйләп тикшерә. Ак бүре образына килгәндә, галим шундый нәтиҗә ясый: бу аллалаштырылган герой, кеше туган чагында, тормышы буена һәм якты дөньядан киткәндә дә, аны озата бара, үзен бөтен галәмнең хуҗасы кебек тота. Һәм шуның белән борынгы мифлар безгә барлык тереклекнең, Җир һәм Галәмнең аерылгысыз, бертуктаусыз бәйләнештә булуын күрсәтә. 

Бәетләргә багышланган монографиясе «Халык авазы: Татар халык бәетләре тарихыннан очерклар» дип атала. «Идегәй» дастанын, "Сөембикә бәете«н, Урта Идел татарларының халык авыз иҗатын буенча хезмәтләр яза. Фольклорның әдәбиятта чагылышын, халык арасында йөргән мифларны, фольклорның хәзерге заманда языла торган шигъри әсәрләр белән бәйләнешен тикшерә, бу мәсьәләләрне анык авторлар иҗаты белән бәйләнештә карый («Волшебный клубок. Муса Дҗалиль и народное творчество», «Борынгы миф һәм бүгенге шигырь: Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш» һ. б.). Аның «Ак күбек», «Җир Төшлек», «Түләк», «Алпамыш», «Җик Мәргән», «Кузы Көрпәч һәм Баян Сылу» һәм башка дастаннарга багышланган фәнни мәкаләләр бик кызыклы. Фатыйх Урманчеев — татар халык авыз иҗатындагы дастан жанрын беренче булып тикшерүче галим дә.

Аның «Татар мифлары» дип аталган өч томнан торган хезмәтендә татар халык авыз иҗатына хас сюжетлар, үзенчәлекле эпос геройлары хакында мәгълүмат тупланган. 

Үзе борынгы гореф-гадәтләр, халыкта яшәп килгән ышанулар, юраулар турында күп белгәнгә, фольклор жанрларын тирән өйрәнгәнгә, ул башкалардан да шушы темалар белән кызыксыну көтте. Халык арасында йөреп, риваятьләр, мөнәҗәтләр, бәетләр, тапкыр сүзләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, бишек җырлары булсын, бәби юаткычлармы — шуларны җыеп, өйрәнүчеләр туплаган бай материалны соңгы елларда теоретик яктан өйрәнүгә зур игътибар бирде. 

Белмәгәнгә әкият, белгәнгә — чын, диләр. Халыкның телдән-телгә тапшырылып сакланган борынгы хәзинәләренең гасырдан-гасырга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәрен югалтмыйча, тагын да баетып, үстереп, яңаларын булдырып яшәргә язсын. Иҗат эше тукталмасын. 
Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев