Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Белоруссиядән килүче циклон Татарстанга кар алып килә

Республикада болытлы һава хакимлек итәчәк.

Бүген, 13 февральдә, Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килүче циклон Татарстанда кабат кар яудырачак һәм температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава хакимлек итәчәк. Кар явачак, урыны белән республикада кабат буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да азракка начарланырга мөмкин.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, аннан ул юнәлешен төньякка үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Татарстан буенча һава температурасы көндез −4 дән −9 градуска кадәр (төбәк башкаласында −7 дән −9 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев