Бер атна эчендә Татарстанда бәрәңге бәясе арткан, кыяр бәясе төшкән
Кыяр 6 процентка диярлек арзанайды.
24 февральдән 3 мартка кадәр бер атна эчендә Татарстанда иң нык бәрәңгегә бәяләр арткан — 5 проценттан артыкка, дип санады Татарстанстат.
Яшелчәләрдән кишер (+4 процент), чөгендер (+3 процент), помидор (+2,6 процент) кыйммәтләнде. Кыяр 6 процентка диярлек арзанайды. Җиләк-җимешләрдән банан бәясе сизелерлек арткан (+2,4 процент).
Колбаса һәм сосискаларга, тавык йомыркасына һәм дөгегә бәяләр 1 процент чамасына төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев