Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкыр диярлек арткан
Узган атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 14 304 очрагы теркәлгән, бу алдагы атна дәрәҗәсендә һәм эпидемия бусагасыннан 16,3% ка түбәнрәк.
Декабрьнең беренче атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Узган атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 14 304 очрагы теркәлгән, бу алдагы атна дәрәҗәсендә һәм эпидемия бусагасыннан 16,3% ка түбәнрәк. Авыру структурасында грипп өлеше 69,9% тәшкил итә — 696 очрак. А (H3N2) гриппы өстенлек итә.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьнең соңгы атнасында 363 татарстанлы грипп белән авырган.
Шулай ук бер атна эчендә COVID-19 чиренең 240 очрагы теркәлгән, авыру узган елның шул ук чорына караганда 3,6 тапкырга кимрәк.
«Прививка кампаниясе төгәлләнде, ике миллионнан артык кешегә, ягъни республика халкының 51,8% прививка ясалды. Республикада профилактик чараларның тулы комплексы үткәрелә», — дип билгеләделәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев