Бер меңнән артык алабугалы коронавируска каршы прививка ясаткан
Алабугада коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.
18 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, Алабугада инде 1 мең 300гә якын кеше прививка ясаткан, ә чиратта 80гә якын кеше исәпләнә. Прививканы теләге булган һәркем ясата ала. Моның өчен 8(85557) 4-41-28 телефоны аша язылырга кирәк.
Прививканы түбәндәге очракларда ясатырга ярамый:
— йөкле хатын-кызларга һәм күкрәк сөтен имезүчеләргә;
— прививка алдыннан 2 атна дәвамында югары тән температурасы күзәтелгән кешеләргә;
— хроник авырулар кискенләшкәндә;
— элегрәк ясалган прививкаларга кискен реакция булганда.
18 февральгә Татарстанда 61 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев