«Бердәм Россия»нең праймеризы башланып китте
Татарстанда процедура ачык модель буенча оештырылган: һәркем үзенә ошаган кандидат өчен үз тавышын бирә ала.
"Бердәм Россия"нең праймеризы башланды. Ул партиядән Дәүләт Думасына көзге сайлауларга кандидатлар билгеләргә ярдәм итәчәк. 24 майдан 30 майга кадәр алдан тавыш бирү онлайн-форматта pg.er.ru порталында узачак. Ә референдумның соңгы көнендә, 30 майда, ТР да онлайн-тавыш бирү булачак.
Татарстанда процедура ачык модель буенча оештырылган: һәркем үзенә ошаган кандидат өчен үз тавышын бирә ала.
Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 96 Татарстан кандидаты теркәлгән.
Дәүләт Думасына сайлауларда, шулай ук сентябрь аенда төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге кампанияләрдә "Бердәм Россия"не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеге 19 июньдә партия съездында расланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев