Беренче сайлау хокукы: Алабуга студенты сайлауларда катнашты
Бик дулкынланса да, мондый мөһим вакыйгада катнашуына егет бик шат иде.

Беренче тапкыр тавыш бирүчеләрнең берсе Алабуга политехника көллияте студенты Алишер Акперов булды. Узган ел аңа 18 яшь тулган.
Егет бик дулкынланса да, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау кебек мөһим вакыйгада катнашуына бик шат иде. Тавыш бирүдән соң ул бүләкләр — Россия Федерациясе Конституциясе нөсхәсен һәм сайлау символикасы төшерелгән сувенирлар алды.
— Бу сайлаулар минем өчен генә түгел, төбәкнең һәм илнең башка кешеләре өчен дә мөһим, шуңа күрә җитәкче урыннарда кемне лаеклы дип санавыңны үлчәп билгеләргә кирәк, — диде студент.
Фото: АМР башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев