Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бергә булганда авырлыклар куркытмый

Азия апа һәм Иван абый Ефремовлар – тату, күркәм гаилә үрнәге. 58 ел эчендә алар бергә утны-суны кичкәннәр, ләкин әле дә бер-берсенә терәк булып кала алганнар.

Татар хатын-кызы яшәгән йортка керү белән сине җылылык, рәхәтлек биләп ала. Монда барысы да матур, барысы да пөхтә, барысы да ниндидер якын... Тумышы белән Сарман районы Рангазар авылы кызы Азия апа Шәйдуллинаның йорты безне нәкъ менә шулай каршы алды. Моннан 58 ел элек Азия апа Алабуга районы Иске Үтәгән егете Иванга кияүгә чыгып, үз язмышын шәһәребез белән бәйләгән. Азия апаның тормыш юлы җиңелләрдән түгел, ләкин авыр юллар үтеп тә, ачык күңелле булып кала белүнең чып-чын үрнәге ул.

Шәйдуллина Азия Заһидулла кызы 1941 елның 15 декаберендә туа. Заһидулла һәм Минкамал Шәйдуллиннар гаиләсендә ул дүртенче төпчек бала була. Авыр сугыш еллары аның сабый чагына туры килә. Әлбәттә, бу дәһшәтле еллар аның шәхес буларак формалашуына зур йогынты ясаган, Азия апа искиткеч көчле рухлы, авырлыкларга бирешмәүчән кеше. Бөек Ватан сугышы аны әтисез калдыра, кызчыкны әнисе үстерә. Әнисен ул бүген дә зур хөрмәт белән искә ала.

— Хатын-кыз кешегә авыр булса да, ат җигеп, колхоз фермасына су ташый иде ул, — дип сөйләде ул безгә.

Азия апа үзе дә җилкәләренә олы тормыш йөген бик иртә салган. 10 яшеннән үк ул ындыр табагында ашлык төи, җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхоз фермасында сыер савучы булып хезмәт итә. 21 яшендә чәчүче-прицепщиклар әзерләү курсларында укып, бу һөнәргә мандат ала. Колхоз кырларында фидакарь хезмәт куеп, чәчүче-прицепщик булып эшли. Азия апа беркайчан да җиңел эш эзләми, һәр сайлаган хезмәте аның зур көч һәм тырышлык таләп итә. Бәлки, кечкенәдән шулай чыныгып, авыр хезмәтне белеп үскәнгә, Азия апа бүген дә бөтен нәрсәгә өлгердер. 83 яшен тутырып килгәндә дә ул киемнәрне кер юу машинасында түгел, ә кулдан юарга ярата, бу бик искиткеч!

25 ел гомерен ул медицина өлкәсенә багышлый. Аның олы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре шактый.

Мондый тырыш, чибәр, бар нәрсәгә өлгер кыз, әлбәттә, Алабуга егете Иванны битараф калдыра алмый. 2024 елның 2 августында аларның бергә булуларына 58 ел тулды. Тормыш юлында бер-берсенә терәк булып, бар нәрсәдә бердәм һәм бүгенге көндә дә бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр алар. Бергә булганда бар авырлыкларны да җиңәргә була икән, моның ачык мисалы — Ефремовлар гаиләсе. Дус-тату яшәү, бер-береңне хөрмәт итү — ныклы гаиләнең нигезе. «Бик әйбәт тордык, Аллаһка шөкер. Алга таба да исән-сау торсак, шул җиткән», ди алар.

— Тормыш юллары беркемнең дә җиңел түгел, сөенече дә, көенече дә була, түзем булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк, — ди Азия апа. 
Азия апа кешеләрне ярата, аларга хөрмәт белән карый. Күршеләре белән ул яхшы мөнәсәбәттә.

— Күршеләребез дә гел булышып торалар, ярдәмчел кешеләр еш очрый, — ди Азия апа. Шундый кешеләрнең берсе — Миңнечулпан Сафина. Азия апа аның турында ярату һәм хөрмәт белән сөйли, аңа рәхмәтен белдерә.

Иван абзый 45 ел буена нефтьчеләрдә вахта автобусын йөртүче булып эшли. Ул да, Азия апа кебек үк сайлаган һөнәренә бар көчен түгеп, тормышын багышлый.

Азия апа да, Иван абзый да искиткеч тырыш кешеләр.

— Хәзер яшәүләре бигрәк рәхәт: бөтен әйбер бар. Бернәрсәгә дә зарланмыйм. Кечкенә чакта әбиләргә су ташый идем. Элек бит авылларда өй юу бар иде, мин әбиләргә булыша идем. Эшкә беренче йөгерә идем. Шулай үстек, — дип искә ала Азия апа.

«Гаиләгезне саклагыз» дип киңәш бирә алар.

— Өйдә көтеп алыр кешең булса, ул кешегә карата хөрмәт, якты хисләрең булса, бәхет шул инде ул, — дип елмая Азия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев