Безнең Гөлназ
Сүземне нәкъ шулай «Безнең Гөлназ» дип башлыйсым килә. Үтә дә тыйнак, тыныч һәм бар эшкә дә өлгерә торган Мөхәммәтҗанова Гөлназ Сабирҗановна инде бишенче ел «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән кулга-кул тотынып, ныклы адымнар белән алга баруда җитәкчелек итә.
Хезмәттәшләрдән: «Нинди ул Гөлназ?», — дип сорагач, бертавыштан: «Ышанычлы, чын дус», — дип җавап бирделәр. Ә бит бу сүзләргә еллар буена сыналган мәгънә салынган.
Җитәкчебез — Мамадыш якларының Түбән Ушмы авылында туып үскән кыз. Алабуга пединститутының филология бүлеген тәмамлаганнан соң, Мамадыш шәһәре балалар йортында, аннан соң Мамадыш телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләргә туры килә. Дөресрәге, эшкә чакырыла. Мамадышлылар аның матур, тигез яңгырашлы тавышын һаман да сагынып искә алалар.
Тормыш сукмаклары аны 2013 елда Алабуга каласына алып килә. Шул елдан бирле үзенең эшчәнлеген балалар укытуга һәм бетмәс-төкәнмәс мәктәп эшенә багышлый безнең тырыш укытучыбыз. Әйтә икән эшли, эшли икән җиренә җиткереп башкара.
«Адымнар» мәктәбе ачылган көннән бирле без бергә эшлибез. Көн дә, ел да эшләнә торган вак эшләр генә түгел, республика күләмендә үткәрелгән зур чараларның исемлеген дә санап чыгарлык түгел. Әлеге чараларны башыннан азагына кадәр үз өстендә җаваплылык тоеп башкарып чыга Гөлназ Сабирҗановна. Искиткеч матур чараларның берсе — «Шигъри тәлгәшләр». Очрашуга республикабызның үрнәк өлгеләре булган шагыйрьләр килделәр. Тальян гармун, татар моңы белән үткәрелгән бу кичә укучылар күңелендә озак еллар сакланыр. Иҗат кешеләре үзләре дә элеге чарадан җан рәхәтлеге, күңел җылылыгы алып киттеләр.
"Әти-әниләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасы«ның төп җаваплылыгы Гөлназ Сабирҗановнага төшә. Бу чара «Адымнар-Алабуга» мәктәбендә инде өченче тапкыр уздырылды.
Безнең Гөлназ искиткеч матур гаилә әнисе дә әле ул. Гаиләдә ата-ана бәхете булып ике бала үсә. Уллары — Булат инде мәктәпне тәмамлап, табиблыкка укый, кызлары Алсу «Адымнар» мәктәбендә иң актив укучыларның берсе. Ул төрле чараларда алып баручы вазифасын да башкара. Чәчләрен ике толымга үреп, гел елмаеп, матур, дөрес итеп татарча сөйләгән Алсуга карап кына торасы килә. Шушы көннәрдә Гөлназыбызның туган көне. Без аңа сәламәтлек, эшендә тагы да зуррак уңышларга ирешүен телибез. Тормыш иптәше Айдар белән бәхетле ата-ана булып, балаларын тигез канат астында үстерсеннәр. Коллективыбыз Сезнең белән бәхетле!
Ләйсинә СӘГЪДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев