Безнең җырчы сандугачыбыз
Илүсә Хуҗинаны туганнан туган апасы Айгөл «Безнең җырчы сандугачыбыз» дип атый. Туганнарча бирелгән югары бәягә без, алабугалылар да, кушылабыз һәм Илүсәне үзебезнеке дип атыйбыз, чөнки аның гомер юлының башы безнең меңьеллык калабыз Алабуга белән тыгыз бәйләнгән.
Илүсә тумышы белән Чаллы кызы. Җәүһәрия Һәм Зөфәр Хуҗиннар гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга аваз сала. Нәни кызга бер яшь кенә була, гаилә күрше шәһәргә — Алабугага күченә. Сеңлесе Алисә инде Алабугада туа һәм гаиләдә алар ике кыз үсәләр. Икесе дә 28 нче «Урман әкияте» балалар бакчасына йөриләр. Алабуганың 8 нче урта мәктәбендә белем алалар. Илүсә Әнвәр Бакиров исемендәге музыка мәктәбенә дә йөри, ноталар белән таныша башлый һәм балалар өчен үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә ала. Кызларның әти-әниләре җыр, моң белән дуслар, сәхнә алар өчен ят түгел. Әтиләре Зөфәр Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегендә белем ала. Һөнәре буенча эшләмәсә дә, гаилә бәйрәмнәрендә генә түгел, кирәк булса, сәхнәдә дә очып бии, хатыны белән бергәләп җырлый да. Әниләре — Җәүһәрия «Рәйхан» татар халык вокал ансамбле солисткасы. Бүтән өлкәдә хезмәт куйса да, җырга булган мәхәббәте аңа эштән соң Мәдәният сараена репетицияләргә йөрергә көч бирә. Кайвакытта, өлкән бала буларак, Илүсә дә әнисенә «иптәшкә» ияреп бара, сихерләнеп моң дәрьясында йөзә. Сәхнә үзе дә, сәхнә арты тормышы да аны үзенә тарта, ләкин әле ул әтисе укыган училище укытучылары Сәлимә Фәссәховна, Нүрия Әхәтовнадан киләчәктә мастер-класслар алачагы, шөгыльләнәчәге һәм үзенең зур сәхнәләрдә чыгыш ясаячагы турында белми.
«Мин өч яшемнән җырлый башладым», — ди ул. Әнисенең әбисе Әнвәрниса, оныгына оныкчыкларын үстерергә ярдәм итү өчен, Алабугага килеп, алар белән бергә яши. Дәү әбисе үзе дә җырларга ярата һәм Илүсәгә дә көй көйләп кенә калмый, ә көн саен әни-әтисе эштән кайтуга бер җыр өйрәтә һәм оныкчыгы, билгеле инде, ул җырларны эштән сагынып көтеп алган әти-әнисенә җырлап күрсәтмичә калмый. Илүсә дәү әбисе Әнвәрнисага бик рәхмәтле. Үзенең интервьюларында һәрвакыт ул аны җыр буенча беренче остазы дип атый. Һәм менә шушы урында тукталып, әзрәк аңлатма биреп китү кирәктер. Илүсә турында язмаларны укыган алабугалылар, райондашлар, бигрәк тә дөм-дөмлеләр: «Ә Зиннур бабасы кая?» — дип гаҗәпләнү белдерәләр. Сорау, билгеле, Илүсәнең турыдан туры үзенә түгел, ә туган авылына кунакка кайткан әтисенә бирелә. Узган елгы Сабан туенда да мин үзем ул сорауның шаһиты булдым.
Әнисе Җәүһәрия ханым җырлы Сарман ягы кызы булса, әтисе Зөфәр чыгышы буенча Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылыннан. Тырыш, эшчән, тату һәм авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе булган сугыш чоры балалары Зиннур Нәҗип улы һәм Фәния Мөбәрәкшә кызы (урыннары оҗмахта булсын) гаиләсендә ул икенче бала. Илүсәнең бабасы Зиннур Нәҗип улы — районда атаклы хезмәт батыры, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры һәм авыл сәхнәсен тоткан, район сәхнәләрендә, хәтта башкалабызда телевидениедә дә чыгыш ясаган, үзешчән сәнгать бәйгеләрендә җиңүләр яулаган актив һәвәскәр җырчы. Аның моңлы тавышын, аның җырлавын авылдашлары бик җылы кабул итәләр, сорап җырлаталар, яраталар иде. Ул үзе дә беркайчан да ялындырып тормады, рәхәтләнеп җырлады. Авылдашларының оныгы Илүсәдә аның да дәвамын күрүләре, аны онытмаулары бик сөендерә. Безгә бары тик Зиннур бабасының, оныгы Илүсәне тезләренә утыртып, җыр өйрәтергә вакыты булмавын гына кабул итәргә кирәк. Оныгы кечкенә вакытта әле аның күмәк хуҗалыкта җир җимертеп эшләп йөргән чагы. Үз хуҗалыгында да ул бер дә тик тормый иде.
Без туганнар да һәм күршеләр булып та гел аралашып яшәдек, ләкин мин аның сәхнәдән башка җырлаганын ишеткәнем булмады. Мин бүген инде үземә, димәк, аның, эш белән мавыгып, җырларга да вакыты булмагандыр дип нәтиҗә ясыйм, күңеленнән генә җырлап йөргәндер. «Зиннур бабам бик иҗади һәм актив кеше иде, шуңа күрә мин геннар үзләрен сиздерәләр дип саныйм», — дип җавап бирә Илүсә Хуҗина «Новая Кама» газетасы корреспондентының: «Вокал эшчәнлек белән күптән шөгыльләнәсезме?» — дигән соравына (2021 ел). Иң әһәмиятлесе: бүген хезмәт юлында зур дәрәҗәләргә ирешкән һәм шул ук вакытта гади дә булып кала алучы оныгы Илүсә үзен чын күңеленнән бабасының да дәвамчысы итеп саный: «Бабамның сәләте миңа да күчкәндер, миндә чагылыш табадыр», — дип горурланып әйтә. Бу сүзләр — Илүсәнең Зиннур бабасына олы хөрмәте. Дөрес, бабасы үзе дә җырчы оныгы белән бик горурлана һәм аның белән бер сәхнәдә бергә җырлау турында уйлары да бар иде, ләкин тормышка ашырырга җитешмәделәр генә... Ә без Илүсәнең әби-бабалары хөрмәтенә «Дөм-Дөм авылы көе» һәм «Сарман» татар халык җырларын да зур сәхнәләрдән башкарачагына өметләнеп һәм ышанып калабыз.
«Балачагымда без Дөм-Дөмгә еш кайта идек. Авыл турында миндә җылы хатирәләр генә саклана. Яңа чапкан печән исен бүген дә тоям. Җиләк җыярга бара, Нократ елгасында балык тота, уха пешерә идек. Фәния әбиемнең яратып пешерә торган балан бәлеше бик тәмле була иде», — дип искә ала Илүсә. Хәзер дә җае чыкса, ул авылга кайтып килергә тырыша, бигрәк тә җир җиләге өлгергән вакытта.
Илүсә Хуҗина мәктәпне тәмамлаганнан соң И.В.Әүхәдеев исемендәге музыка училищесына укырга керә. Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, профессор Клара Хәйретдинова классында укый. Анда дүрт ел белем алганнан соң, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына укырга керә. Анда да остазы Клара ханым булуын ул зур бәхет дип саный, чөнки татар халык җырларын тыңлап үскән кызда ул академик вокалга да мәхәббәт уята ала.
Проектлар, чыгышлар, конкурслар белән бик тыгыз биш ел үтеп китә, ә Илүсәнең опера сәнгатендәге белемен тагын да камилләштерәсе килә һәм ул, үзенең бер чыгышында әйтүенчә, иптәш кызына ияреп, бәхетен сынап карар өчен, Германиягә китәргә карар кыла. Ләкин бер «ләкин» була, ул алман телен, мәктәптә өйрәнсә дә, кулланмагач, онытылып беткән — белми, ә анкетада бөтен кыюлыгын җыеп, үз өстенә зур җаваплылык алып, үз көченә ышанып, беләм дип яза һәм тырышлыгына сокланырлык: тиз арада телне үзләштерә. Кёльн шәһәрендә урнашкан, Җыр һәм бию югары мәктәбе дип аталган университетка 86 кеше арасыннан сайлап алынган 6 кешенең берсе ул була. Анда уку дәверендә ул төрле илләрдән килгән җырчылар белән аралашып, төрле ил режиссёрлары, дирижёрлары белән эшләп, үзе өчен кыйммәтле тәҗрибә туплый. Остазы профессор Клаудия Кунц-Айзенлорның ярдәмен ул җылы хисләр белән искә ала. Бүген Илүсә Хуҗина бөтендөнья классик әсәрләрне итальян, алман, француз, инглиз һәм татар телләрендә җырлый, аның репертуарында опера партияләре, операдан арияләр, рус һәм чит ил, татар композиторларының романслары, озын, ягъни сузып җырлана торган татар халык җырлары . «Афәрин, Илүсә!» — дияргә генә кала.
Германиядә магистратураны тәмамлаганнан соң, төрле проектларга чакырулар булса да, Илүсә үзенең күңеленә татар мохиты, татарча җырлау җитмәгәнлеген аңлый һәм Казанга кайта. Әти-әнисе дә ул консерваториядә укыганда ук, кызларына якынрак булу өчен, яшәргә башкалага күченгән булалар, сеңлесе Алисә дә Казанда яши. Тату, бердәм гаилә бер шәһәргә туплана.
Казанда да Илүсә төрле проектларда катнаша. Европа белән дә араларын өзми. Ул чыгыш ясаган, ягъни җырлаган илләрне санап чыгуга караганда, булмаганнарын әйтү җиңелрәктер. Аның тавышы Республикабызның күп кенә тантаналы хөкүмәт чараларын бизәүдән тыш, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә дә яңгырый. Илүсә Зөфәр кызы катнашкан проектларны да санап бетерү мөмкин түгел. Белемен үстерү өстендә дә даими эшли, Италиядә, Прагада курслар үтә, мастер-классларда катнаша. Бүген ул рәсми рәвештә — Зур концерт залында башлап җырлаучы.
2015 елның июнендә Германиянең Аахен шәһәрендә татар кызы Илүсә Хуҗина үзенең беренче ялгыз (сольный) концертын куя һәм әлбәттә, рәхәтләнеп, татарча да җырлый.
2017 елдан башлап, Илүсә ел саен Республика балалар клиник хастаханәсенең онкологик авырулар бүлегенең «Игелекле кешеләр шәһәре» фондына онкология белән чирле балаларга ярдәм итү максатыннан хәйрия концертлары куя. Аның бу гамәле дә мактауга лаек. Бик зур рәхмәт.
Бүген Илүсә үзенең теләкләренә каршы килмәгәннәре һәм милли тәрбия биргәннәре өчен, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы әтисе Зөфәр, әнисе Җәүһәриягә бик рәхмәтле. Кечкенәдән Илүсә һәм Алисә аларга «әтием», «әнием» дип эндәшәләр. Әти-әнисе 38 ел матур гаилә булып гомер итәләр. Ә әбисе Фәния һәм бабасы Зиннурның гаилә стажы — 52 ел. Алар бер-берсен аңлап, ул чор кешеләренең күбесенә хас булганча, туганчыл булып яшәделәр. Илүсә үзенең гаилә тормышын да әти-әнисе, әби-бабасы үрнәгендә дәвам итәргә тырыша, аларга соклануын яшерми. «Гаилә — бәхет ачкычы» дигән төшенчәне бик яхшы аңлый. Ә без, сине якыннан белүчеләр, Илүсә, синең тырышлыгыңа сокланабыз. Сыйныф җитәкчең Надежда Николаевна Мельникованың истәлекләренә дә тукталып китик әле:
— Илүсә Хуҗина кебек укучылар күңелдә бары тик җылы хатирәләр генә калдыра. Мин Илүсәне күз алдымда бөреләнеп чәчәк аткан гөл белән тиңләр идем. Ул безнең мәктәпкә 5енче сыйныфка татар гимназиясеннән килде (фатирлары урнашкан йорт безнең мәктәп янында гына иде). Сары чәчле кечкенә генә матур кыз коллективка бик тиз ияләште. Ул мөлаем, бик сабыр, тәртипле һәм яхшы укучы иде. Тиз арада аның музыкага, җырга осталыгы да беленде. Шул елны ук мәктәптә «Татар кызы» бәйгесендә беренче урынны алды. 6нчы сыйныфта инде шәһәр күләмендә үткәрелгән «Татар кызы» бәйгесендә призлы урын яулады. Илүсәнең милли киемдә (аңа атап тегелгән милли кием хәзер дә мәктәп музеенда саклана), аякларына чигүле ак читекләр киеп, сәхнәдә үзен шундый җиңел йөртеп, «Арча читекләре» җырын башкаруы бар кешене таң калдырды. Шуннан соң инде Илүсә сәхнәләрдән төшмәде. Төрле концертлар, бәйгеләр, тәрбия сәгатьләре дисеңме, барысы да аның катнашында узды. Ул укуда да сынатмады, гел «5» һәм "4«ле билгеләренә генә укыды. Музыка мәктәбенә, бию түгәрәгенә дә йөрергә вакыт таба иде. Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү — әти-әниләрнең, укытучыларның җаваплы һәм изге бурычы. Илүсәнең әти-әнисе үзләренең кызлары Илүсә һәм Алисәне укытуга һәм тәрбияләүгә бөтен көчләрен куйдылар. Сыйныф һәм мәктәп эшләрендә дә, төрле чаралар үткәрүдә дә актив булдылар. Илүсәнең сәләтен үстерүдә, тормышын сәнгать белән бәйләп, зур уңышларга ирешүендә әти-әнисенең роле һичшиксез зур. Шундый дәрәҗәләргә ирешкән кызлары турында алга таба да мактау сүзләре генә ишетсеннәр. Горурланырлык укучыларым арасында Илүсәнең дә булуына укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак мин бик шат.
Бүген Илүсә Хуҗинаның ирешкән уңышларын, алган дипломнарын санап чыгу өчен бармаклар гына җитмәс. «Татар милләтенә олы хезмәтләр күрсәткән өчен» «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлеге медале (2018 ел) үзе генә дә игътибарга лаек. Илүсә татар кызы гына түгел, татар җанлы талантлы татар кызы ул! Аның уңышларында укытучы-остазларының һәм әти-әнисе, әби-бабайларының да өлеше зур булуы бәхәссез. Бүген ул үзенә лаеклы бирелгән мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәр иясе: Илүсә Зөфәр кызы Хуҗина — Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты. Сиңа алга таба да бары уңышлар гына юлдаш булуын теләп калабыз, безнең җырчы сандугачыбыз!
Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА
Алабуга — Дөм-Дөм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев