Бүген Татарстанда һава торышының начараюы көтелә
Синоптиклар һава торышындагы үзгәрешләр турында кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез җепшек кар яварга мөмкин. Республикада урыны белән кыска вакытлы буран булу сәбәпле, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануы фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Төньяк-көнбатыштан искән уртача тизлектәге җил юнәлешен көньк-көнбатышка үзгәртә. Көндез Казанда җил секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә төбәктә һава температурасы бераз күтәрелә. Синоптиклар җепшек кар фаразлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев