Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүгенге көннән Россиядә вакцинация турындагы сертификатның яңа формасы гамәлгә керде

Моңа кадәр бирелгән сертификатлар автомат рәвештә яңага алыштырылачак. 

Бүгенге көннән Россиядә коронавирустан вакцинация үтү һәм кешенең әлеге чирне кичерүен раслаган сертификат формасындагы үзгәрешләр үз көченә керде.

Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар: исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы урын алган.

Шулай ук QR-код, прививка датасы, вакцинаның атамасы һ.б. өчен дә урын бар. Сертификатка ревакцинация, медицина каршылыкларының булу-булмавы һәм кешенең әлеге авыруны кичерүе турында мәгълүмат кертеләчәк.

Моңа кадәр бирелгән сертификатлар автомат рәвештә яңага алыштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев